«Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

Тикшерелгән мәкалә

«Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — Россия Федерациясе дәүләт бүләге, хәрби һәм граждан затларга ил алдындагы аерым казанышлары өчен тапшырыла. Медальне күкрәкнең сул ягында, орденнар белән рәттән йөртү кабул ителгән.

Бүләк 1994 елда Россия Федерациясендә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бер үк вакытта булдырыла. Проектны Санкт-Петербург монета сарае баш рәссамы А. В. Бакланов эшли.

Медальнең ике дәрәҗәсе бар: I һәм II. Эзлекле рәвештә башта II дәрәҗә, аннары I дәрәҗә медаль тапшырыла. Әгәр дә кешенең I дәрәҗә медале бар икән, II дәрәҗә медале гадәттә тагылмый (хәрби хәрәкәтләрдә ирешкән казанышлар өчен бирелгән кылычлар сурәтләнгән медальләрдән тыш). Ил алдында яңа казанышлар барлыкка килгәндә, I дәрәҗә медаль иясе IV дәрәҗә орден белән бүләкләнә ала.

Бүләкнең барлыкка килүе

1994 елның 2 мартында «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бер үк вакытта Россия Федерациясе Президентының 442 номерлы Указы белән икенче бүләк — «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале раслана. Медаль һәм орден бер бүләк комплекты булып тора. Бүләкләү эзлекле рәвештә уздырыла: башта II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, аннары — I дәрәҗә орден медале тапшырыла, шуннан соң дүрт дәрәҗәле орден (иң югары орден шулай ук — I дәрәҗә орден) тапшырылырга мөмкин. Медаль дизайнын Санкт-Петербург монета сараеның баш рәссамы А. В. Бакланов эшли[1].

«Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале турындагы нигезләмә «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләү системасын камилләштерү чаралары турында» 1994 елның 2 мартындагы 442 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы белән раслана[1][2]. Хәзерге вакытта 2011, 2018, 2021 һәм 2024 елларда үзгәрешләр һәм өстәмәләр кергән редакциясенә нигезләнә[3].

Тагу тәртибе һәм бүләкләү

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән гражданнар сәнәгать, төзелеш, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, транспорт һәм башка хезмәт өлкәләрендәге казанышлары өчен бүләкләнәләр. Шулай ук медаль Ватанны яклауга зур өлеш керткән, Россия Федерациясе кораллы көчләренең төрле гаскәр төрләрен эченә алган хәрби идарә үзәк органнарының, берләшмәләренең, кушылмаларының, хәрби часть һәм оешмаларының хәрби әзерлеген саклаудагы казанышлары, шулай ук дәүләт алдындагы законлылык, тәрти саклау өлкәсендәге казанышлары һәм дәүләт иминлеген тәэмин иткән өчен бирелә[4].

Бүләкнең ике дәрәҗәсе бар:

I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[5][6].

I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленең иң югары дәрәҗәсе булып тора (Россия Федерациясе Президентының 19.11.2021 № 665 Указы белән үзгәрешләр кертелә[7])[8].

Медаль белән бүләкләү, түбән дәрәҗәдән югары дәрәҗәгә эзлекле рәвештә бара. Хәрби хәрәкәтләрдә ирешкән уңышлар өчен хәрби хезмәткәрләргә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале бирелә. Әлеге төр белән бүләкләү үлгәннән соң да (Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 15 сентябрендәге 519 номерлы Указы нигезендә) башкарылырга мөмкин).

«Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының медале күкрәкнең сул ягында тагыла һәм Изге Георгий ордены тамгасы Георгий Хачыннан соң урнаштырыла. Әгәр бүләкләнүченең I дәрәҗә медале булса, кылычлы медальләр булган очрактан кала, II дәрәҗә медале тагылмый (Россия Федерациясе Президентының 19.11.2021 № 665 Указы белән үзгәрешләр кертелгә).

«Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленең миниатюр күчермәсен махсус очраклар яки көндәлек файдалану өчен йөртү күздә тотыла. Ул Изге Георгий ордены тамгасы Георгий Хачыннан соң урнаштырыла (Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 16 декабрендәге 1631 номерлы Указы пункт белән тулыландырылган, Россия Федерациясе Президентының 19.11.2021 № 665 Указы белән үзгәрешләр кертелгән).

Формалы киемдә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале тасмасы Изге Георгий ордены тамгасы Георгий Хачыннан соң тагыла. Әгәр бүләкләнүченең «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены булса, кылычлы «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале лентасыннан кала, бары тик орден тасмасы гына тагыла (Россия Федерациясе Президентының 19.11.2021 № 665 Указы белән үзгәрешләр кертелгән[9])[10].

Медаль тасвирланмасы

I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале көмештән эшләнә һәм алтын белән йөгертелә. Түгәрәкнең диаметры 32 мм. Медальнең ике ягы да кабарынкы борт белән бизәлгән, ул аңа өстәмә күләм бирә. Медальнең уң ягында Ватан алдындагы казанышларын символлаштыручы орден билгесе сурәте бар. Сул ягында, медальнең үзәгендә, әлеге бүләкне гамәлгә кую елы — 1994 — урнашкан, девизының («Файда, намус и дан») сүзләре әйләнә буенча, барлык хәрефләр баш хәрефтән язылган. Медальнең аскы өлешендә рельефлы лавр яфраклары һәм бүләкнең тәртип номеры бар[11].

Медаль боҗра һәм элмәк ярдәмендә стандарт бишпочмаклы кысага ныгытыла. Кыса 24 мм киңлектәге караңгы-кызыл ефәк тасма белән тышланган. I дәрәҗә медаль тасмасының уртасыннан 1 мм калынлыктагы сары төстәге сызык уза һәм II дәрәҗә медальдә ул шул ук калынлыктагы соры төстә[1].

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале таныклыгы белән
«Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале, кылычлар белән
I дәрәҗә II дәрәҗә I дәрәҗә II дәрәҗә
  • Медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» 1 ст.png
  • Медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» 2 ст.png
  • Медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» с мечами 1 ст.png
  • Медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» с мечами 2 ст.png
  • Medal for Service I.png
  • Medal for Service II.png
  • Medal for Service I.png
  • Medal for Service II.png

Хәрби хәрәкәтләрдә ирешкән уңышлар өчен хезмәткәргә тапшырыла торган орден тамгасына, колодка һәм тәре арасындагы боҗрага, ике бер-берсенә аркылы алтын кылыч өстәлә, һәркайсының озынлыгы - 28 мм, киңлеге - 3 мм. Планкада орден йөрткәндә тасманың киңлеге: I дәрәҗә орден белән бүләкләнүчеләр өчен - 45 мм; II һәм III дәрәҗә - 32 мм; IV дәрәҗә - 24 мм. Планкада I һәм II дәрәҗәле орден тасмасы үзәгендә көмеш белән эшләнгән орден йолдызының миниатюр шартлы сурәте тора[12].

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының минималь күчермәсен, статутка бәйле, кысада йөртү кабул ителгән. Миниатюр күчермә диаметры - 16 мм[13].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Юферев Сергей. Боевые награды Российской Федерации. Медаль ордена «За заслуги перед Отечеством». Военный обозреватель (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 19.11.2021 г. № 665 «О некоторых мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  3. Указ Президента РФ от 07.09.2010 N 1099 (ред. от 09.08.2023) "О мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации" (вместе с "Положением о государственных наградах Российской Федерации", "Статутами орденов Российской Федерации, положениями о знаке отличия ордена Святого Георгия - Георгиевском Кресте, медалях Российской Федерации, знаке отличия "За безупречную службу", почетных званиях Российской Федерации, описаниями названных государственных наград Российской Федерации и нагрудных знаков к почетным званиям Российской Федерации"). КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  4. Положение о медали ордена "За заслуги перед Отечеством". sudact.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  5. Положение о медали ордена "За заслуги перед Отечеством". sudact.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  6. Медаль ордена "За заслуги перед Отечеством". www.award.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 19.11.2021 г. № 665 «О некоторых мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  8. Положение о медали ордена "За заслуги перед Отечеством". sudact.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 19.11.2021 г. № 665 «О некоторых мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  10. Положение о медали ордена "За заслуги перед Отечеством". sudact.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  11. Медаль ордена "За заслуги перед Отечеством". www.award.gov.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.
  12. УКАЗ от 6 января 1999 г. N 19. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2024.
  13. Медаль ордена "За заслуги перед Отечеством". www.award.gov.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2024.

Әдәбият

  • Гусева И.Е. Ордена и медали. Иллюстрированный гид. — М.: АСТ, 2020. — 192 с.
  • Гусева И.Е. Ордена, медали и наградные знаки от Петра I до современности. — М.: АСТ, 2016. — 159 с.