«Коми му» газетасы

Коми му (Коми җире) — коми телендә чыгучы Коми республикасы иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага 1 тапкыр дөнья күрә.[1] Газета республикада үткән иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны яктыртып бара, коми халкы тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүматларны бастыра.

«Зырянская жизнь», «Удж» (Эш), «Комисикт» (Коми авылы), «Вӧрлеԇыԍ»/«Вӧрлэдзысь», «Коми колхозник» (Коми колхозчысы), «Югыд туй» (Якты юл) исемнәрен йөрткән. Хәзерге исемен 1991 елдан йөртә.

1968 елда «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнә.

Искәрмәләр

  1. "КОМИ МУ". Агентство Республики Коми по печати и массовым коммуникациям. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2014. Архивировано 4 март 2016 года.