«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды (шулай ук «Ярдәм» хәйрия фонды, «Ярдәм» фонды) (рус. Общенациональный благотворительный фонд «Ярдам — Помощь») — коммерцияле булмаган оешма. Фонд 2007 елның 20 апрелендә гражданнар тарафыннан ирекле мөлкәт кертемнәре нигезендә гамәлгә куелган һәм социаль, хәйрия, мәдәни, мәгариф һәм башка иҗтимагый файдалы максатларны күзалдап эш итә[1]. Рәсми теркәлү урыны — Казан шәһәре, Серов урамы, 4 А йорт[2].

Оешманың тарихы

Фонд эшчәнлегенең башы 2002 елга барып тоташа, шул елны Илдар Баязитов Казанның Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Баштан ук мәчеттә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә азык-төлек җыю оештырыла[3]. 2004 елга мәчеттә сукыр-телсезләр өчен курслар, Коръән өйрәнү үзәге, «Инфо-ислам» газетасы, «Икрам» социаль ярдәм үзәге эшли башлый.

2006 елда фондны рәсми теркәү идеясе барлыкка килә[3]. Фонд 2007 елның 20 апрелендә рәсми теркәлә[3].

«Сөләйман» мәчете каршында укыту-тернәкләндерү үзәгендә беренче алты ел эшләү дәверендә генә дә курсларда Россиянең төрле төбәкләреннән 700 гә якын кеше укый: Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород өлкәсе, Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чечен, Дагыстан, Ингушетия, Удмуртия, Мари республикаларыннан, Төмән өлкәсе, Ставрополье һәм илнең башка регионнарыннан вәкилләр килә.

Мәчет сукырлар белән эшләүдән тыш, чукрак-телсезләр, ятим, күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, өлкәннәр һәм халыкның социаль яктан якланмаган башка катламнары белән дә эшли.

2008 елда «Сөләйман» мәчетендә Казан мэры Илсур Метшин була. Ул мәчеттә уздырылган социаль эш белән таныша һәм тернәкләндерү үзәге өчен яңа бина төзү кирәклеге турында әйтә.

2013 елның 9 июлендә Казанда «Ярдәм» мәчете ачыла һәм шул ук вакытта сукырларны тернәкләндерү үзәге эшли башлый[4][5]. Фонд, сукырлар белән бергә, барлык категория физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә: коляскада утыручыларга, Даун синдромы, ДЦП авырулар, чукрак һәм начар ишетүчеләр белән эшли. Инвалидларның һәр категориясе өчен тернәкләндерү методикалары эшләнгән, шулай ук яхшы белгечләр тупланган. Фонд бинасы да биредә шөгыльләнүче кешеләрнең уңайлыгын исәпкә алып төзелгән.

Фонд президенты Мәликә Гыйльметдинова[6]:

« Безнең хәйрия фонды «Ярдәм» дип атала, тәрҗемәдә — «Помощь». Һәм без, дин һәм милләткә бәйсез рәвештә, мөрәҗәгать иткән һәр затка ярдәм кулын сузабыз. Ышанып әйтәм: Исламның асылы — кешеләргә даими хезмәт итү. Курсларда белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта — һәм аларның барысы да безгә зур теләк белән килә, бернинди куркусыз килә һәм «Ярдәм»не үз йорты дип саный. Безнең фондның символы - көнбагыш. Ул һәрвакыт кояшка тартыла һәм кояшны, шатлыкны, уңай хисләрне символлаштыра, ә көнбагыш орлыклары — күпсанлы яхшы эшләр. Уңайлы туфракка төшкән һәр орлыктан яңа үсентеләр шыта... »

2026 елның 14 гыйнварында фондның еллык матбугат конференциясе уза, анда 2025 елдагы эшчәнлек йомгаклары, «Ярдәм» инклюзия үзәге һәм Апас бистәсендәге «Заһретдин» малайлар пансионаты төзелеше барышы турында хәбәр ителә[7].

Эшчәнлеге

Фонд хәйриячелек, инвалидларны тернәкләндерү, балаларга ярдәм күрсәтү, мәгариф һәм спортны үстерү юнәлешләрендә эш алып бара[1].

Фонд президенты Илһам Исмәгыйлев сүзләренчә, коронавирус пандемиясе вакытында «Тормыш юлы» проекты кысаларында көн саен 700 гә якын кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтелгән, ә соңрак бу ярдәм 2000 гә кадәр кешене колачлаган[8].

2024 елның гыйнварында фонд журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдыру турында игълан итә. Бүләк биш төрле юнәлештә тапшырыла: телевидение (тапшыру, яңалык, репортаж), радио, матбугат басмалары һәм интернет-матбугат[9].

Эшчәнлеге юнәлешләре

  • хәйриячелек эшчәнлеге;
  • физик мөмкинлекләре чикле һәм өлкән яшьтәге кешеләргә дарулар һәм азык-төлек белән ярдәм итү;
  • балигъ булмаган балаларга, качакларга, йортсызларга һәм мохтаҗларга материаль ярдәм күрсәтү;
  • хуҗалык җәмгыятьләре булдыру, шулай ук хуҗалык җәмгыятьләре эшчәнлегендә катнашу;
  • гражданнарга кагылышлы һәм иҗтимагый мәгънәле, социаль эчтәлекле хәбәрләрне һәм материалларны оператив рәвештә «Интернет» челтәрендә бастырып, гражданнарның мәгълүмат алу хокукын тәэмин итү;
  • физик тәрбия һәм спортны үстерү[10].

Проектлары

Фондның төп проектлары арасында:

  • «Видеть и слышать сердцем» — сукыр һәм начар күрүче кешеләрне социаль тернәкләндерү. Проект Фонд президентских грантовның икенче конкурсында 10 млн сумнан артык грант откан[11]. Проектны гамәлгә ашыру 2026 елның ахырына кадәр дәвам итә, бу вакыт эчендә 245 кешенең тернәкләндерү узуы көтелә[12];
  • «Батырлык-Мужество» — мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм итү;
  • «Тормыш юлы» — мохтаҗ кешеләрне бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү[13];
  • Сукырлар өчен Луи Брайль шрифты белән китаплар, шул исәптән Изге Коръән комплектларын да, бастыру.

Саннар

Фонд мәгълүматлары буенча:

  • 684 450 дән артык кеше кайнар ризык алып тукланган, 246 000 гаиләгә азык-төлек таратылган.
  • 642 тоннадан артык азык-төлек, шул исәптән 157 тонна корбан ите бүлеп бирелгән.
  • 21 000дән артык инвалид тернәкләндерү узуы.
  • 18 күпбалалы гаиләгә торак бирелгән.
  • 27 600дән артык китап бастырылган, шуларның 15 000дән артыгы Луи Брайль шрифты белән[13].

Структурасы

Фондның идарә органнары булып Фонд советы (рәисе — Илдар Баязитов), Фонд идарәсе, Фонд президенты (Илһам Исмәгыйлев) һәм Попечительләр советы тора. Фондның вице-президенты — Мәликә Гыйльметдинова[1].

undefined
undefined
undefined

Танылу һәм бәяләү

Фонд эшчәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. Казан мэры Илсур Метшин проектны уңышлы дип атый, ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фонд советы рәисенең оештыру сәләтен югары билгели[14][15].

Коронавирус пандемиясе вакытында оештырылган «Тормыш юлы» волонтерлык акциясе өчен өч инициатор Россия Президенты исеменнән медальләр белән бүләкләнә[8].

Тәнкыйть

Фондка карата әледән-әле тәнкыйть тә яңгырый. Фонд үзе үз эшчәнлегенә бәйле дүрт төп уйдырманы (дәүләт исәбенә тотылу, инвалидлардан файда табу һ.б.) кире кага. Фонд вәкилләре мондый тәнкыйтьне уйдырма дип белдерә[16].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Устав общенационального благотворительного фонда «Ярдәм-Помощь». yardemfond.ru (18 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  2. ОБФ «ЯРДАМ-ПОМОЩЬ». companies.rbc.ru (9 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  3. 1 2 3 Илдар Баязитов, фонд «Ярдам»: «Нам нужно настроить пандусы в собственных головах». yardemfond.ru (4 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  4. Исполнилось 18 лет со дня официальной регистрации нашего фонда. yardemfond.ru (20 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  5. История мечети. http://www.yardem.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2024.
  6. Альфред Мухаметрахимов. Малика Гельмутдинова, фонд «Ярдэм»: «Меня называют мамочкой 13 детей». yardemfond.ru (20 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2024.
  7. Пресс-конференция фонда «Ярдам-Помощь». antiterror.tatarstan.ru (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  8. 1 2 «Дорога жизни» привела к награде от Президента России. alif.tv (2 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  9. «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды матбугат җыелышы уздырды. yardemfond.ru (10 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  10. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок :0 не указан текст
  11. В комплексе ОБФ «Ярдам-Помощь» состоялась пресс-конференция на тему реализации проекта «Видеть и слышать сердцем». yardemfond.ru (24 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  12. «Ярдәм-Помощь» фондының «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проектына багышланган матбугат җыелышы узды. tatar-congress.org (26 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  13. 1 2 Проекты фонда. yardemfond.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  14. Ильсур Метшин: «Мечеть «Ярдэм» — это самый замечательный и успешный проект, в котором мне посчастливилось принять участие». yardemfond.ru (24 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  15. Рустам Минниханов высоко оценил организаторские способности Илдара Баязитова. yardemfond.ru (27 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  16. Мифы о фонде «Ярдэм». yardem.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.