Авксентий Юртов
Авксентий Юртов (8 февраль 1854[1] — 20 апрель 1916 (62 яшь)) — эрзә мәгърифәтчесе, педагог, рухани. 1872-1883 елларда Казан укытучылар семинариясендә, 1883-1891 елларда Самар губернасындагы мордва авылларында (Иске Бесовка, Иске Бинарадка) укыта. 1891 елда Уфа губернасының Илтирәк авылына рухани итеп билгеләнә. Төп хезмәтләре: «Мордва халык иҗадияте үрнәкләре» (1882-1883), эрзә мордвасы өчен әлифба китабы[2] (1884); шуннан тыш христиан дини китапларын эрзә теленә тәрҗемә иткәнлеге дә билгеле.[3][4]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ https://нэб.рф/catalog/000200_000018_RU_NLR_DIGIT_64293/viewer/
- ↑ https://wikisource.org/wiki/Author:Юртов,_Авксентий_Филиппович
- ↑ https://pedagogicheskaya.academic.ru/3271/ЮРТОВ_Авксентий_Филиппович