Агач археологиясе музее (Зөя)
«Татар бистәсе» агач археологиясе музее Татарстанның Зөя утрау-шәһәрендә урнашкан, Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгына керә. Музейны 2018 елның 5 сентябрендә ачалар. Объектны музейлаштыру белән А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Музейны проектлау үзәге шөгыльләнгән.