Адмирал (күбәләк)
Адмира́л (Vanessa atalanta L.) - нимфалидлар гаиләлегеннән көндезге күбәләк. Алгы канатларының өске ягындагы, арткы канатларының тышкы каймасындагы аркылы кызыл сызымы белән аерыла; канат җәеме 6 см га кадәр. Татарстанның барлык территориясендә очрый. Һәрвакыт күчеп йөри. Язын Урта диңгез буеннан очып кайта, җәй дәвамында көз көне көньякка очып китүче бер буын үстерә. Кайвакыт кышлый. Якты урыннарда: урман аланнарында, болыннарда, басуларда, еш кына шәһәр зонасында чәчәк клумбаларында һәм паркларда очрый. Күбәләк корты кычытканда һәм шайтан таягында үсә. Адмирал саны шактый күп, ләкин гел күчеп йөрүе сәбәпле аны очратуы кыен.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
- ↑ Global Biodiversity Information Facility (ингл.) — 2001.
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ 1 2 Catalogue of the Lepidoptera of Belgium (ингл.) — 2018.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 http://www7.inra.fr/opie-insectes/pdf/i132aguilar-raimbaut.pdf
- ↑ 1 2 3 4 Бельгийский список видов
- ↑ Vlinderstichting vlinders (нидерл.)
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ (not translated to tt), Hall P. W., Lafontaine J. D. The Butterflies of Canada — 1998. — 354 с.