Адриана Лима
Адриана Лима (порт. Adriana Lima; 12 июнь 1981, Салвадор) — Бразилия супермоделе, Victoria's Secret фәрештәләренең берсе, шулай ук Maybelline реклама компаниясенең йөзе буларак билгеле. Массакүләм мәгълүмат чараларында Лиманы еш кына планетаның иң матур хатын-кызларыннан берсе буларак атала. 2014 елда Адриана «Яңа супер-модельләр» исемлеген җитәкли[2][3]. Models.com сайты версиясе буенча Лима җиде ел рәттән иң сексуаль модельләр исемлеген җитәкли[4]. Forbes журналының 2014 елгы рейтингы буенча, ул дөньяның иң күп түләнә торган модельләре исемлегендә икенче (Жизель Бюндхеннан соң)[5]. 2015 елда аның хезмәт хакы 9 млн АКШ доллары тәшкил иткән[6][7].
Тормыш юлы
Адриана Лима 1981 елның 12 июнендә Бразилиянең Салвадор шәһәрендә туа. Африка, алман һәм һинд килеп чыгышлы[8]. Адриананы әнисе Мария де Граса Лима тәрбияләгән, ул социаль хезмәткәр булган. Аның әтисе, Нельсон Торрес, кызга алты ай булганда гаиләдән киткән. 15 яшендә Лима Supermodel of the world бәйгесендә икенче урынны алган[9]. 1998 елда ул Elite агентлыгы белән контрактка кул куя һәм Нью-Йоркка күчә.
Карьера
Адриана беркайчан да модель булу турында уйламаган, гәрчә ул башлангыч мәктәптә бик күп матурлык бәйгеләрендә җиңү яуласа да. Балачакта Лима табиб-педиатр булырга теләгән[10]. Мәктәптә аның модельләр конкурсында катнашырга теләгән дустым булган, тик анда берүзе генә барасы килмәгән, шуңа күрә ул Адриананы аның белән бергә катнашырга сораган. Шулай 15 яшендә Адриана Ford Models агентлыгы оештырган модель конкурсының Бразилия финалында җиңүче була, ә халыкара дәрәҗәдә ул икенче урынны ала[9]. 1998 елдан ул Giorgio Armani, Vera Wang, Valentino, Versace, Louis Vuitton, Givenchy, Christian Dior, John Galliano, Alexander McQueen, Escada, Betsey Johnson, Istvan Francer, Richard Tylor, Sportmax, Giles, Balmain, Jason Wu, Emanuel Ungaro, Fendi, Ralph Lauren, Christian Lacroix, Marc Jacobs, Prada кебек мода йөртларының киемнәрен тәкъдим итеп, югары мода күрсәтмәләрендә катнаша башлый[11].
Адриана карьерасында аның Vassarette бренды өчен Times Squareдагы плакаты зур алга китеш була, шуннан соң Бразилия хатын-кызларының матурлыгы модага керә[12]. Адриана төрле компанияләрнең йөзе була: bebe, Armani, Versace, BCBG, Louis Vuitton, Givenchy[13], Blumarine[14], Colcci French Connection UK, Gai Mattiolo, IGUATEMI[15], Intimissimi, M-officer[16], Donna Karan, Miu Miu, Jason Wu, Marc Jacobs, H&M, BALMAIN, Vogue Eyewear.
1999—2018 елларда ул танылган кием һәм хатын-кыз эчке киеме бренды белән килешү төзеп, Victoria’s Secret «фәрештәләренең» берсе була[17]. Бу вакыт эчендә ул GQ, ELLE, Esquire, Vogue, Marie Claire кебек танылган журналларның тышлыкларында барлыкка килә һәм Victoria’s Secret Fashion Show — дөньядагы иң танылган мода шоуларының барысындә диярлек катнаша. 2008 елда ул 5 миллион долларлык «Black Diamond Fantasy Miracle Bra», 2010 елда 2 миллион долларлык «Bombshell Fantasy Bra» бюстгальтерларын тәкъдим итә. 2018 елның ноябрь башында ул бренд белән 19 ел хезмәттәшлек иткәннән соң, супермодель үзенең «фәрештә» канатларын җыеп алуын хәбәр итә.
2003—2009 елларда Лима Maybelline брендының йөзе була. Ул шулай ук Versace, Armani, Louis Vuitton брендлары белән хезмәттәшлек итә, бу компанияләрнең реклама кампанияләрендә катнаша[18][19].
Адриана үзен кинематографиядә дә сынап карый: 1996 елда ул «Ике трек» фильмында, 2008 елда — «Ямьсез» сериалында камео ролендә чыгыш ясый[20].
2018 елда модель Victoria's Secret эчке киемнәр бренды өчен соңгы тапкыр чыгыш ясый.
Лима хәйрия эшендә катнаша. Аерым алганда, ул туган шәһәре Сальвадордагы Caminhos da Luz («Яктылык юллары») балалар йортын киңәйтү өчен акча бирә, һәм берничә тапкыр шул шәһәрдәге ярлы гаиләләрдән балалар өчен кием сатып ала[21].
Лима шулай ук футбол белән кызыксына һәм рәсми рәвештә Миланның «Интер» клубы өчен җан ата[22]. 2023 елда ФИФА аны футбол буенча хатын-кызлар дөнья чемпионатында җанатарларның глобаль илчесе итеп билгели. Ул шулай ук «FIFA: A Love Letter To Rwanda» кыска метражлы документаль фильмында башкаручы продюсер буларак катнаша һәм төшә. Дөнья премьерасы 2023 елның июнендә Таормина кинофестивалендә була[23].
2024 елның сентябрендә, алты еллык тәнәфестән соң, яңадан подиумга чыга, Париж мода атналыгы кысаларында 2025 елгы Schiaparelli язгы-җәйге коллекциясен күрсәтүдә катнаша[24].
Шәхси тормыш
2009—2016 елларда Лима баскетболчы Марко Яричка белән никахта була[25][26]. Аларның уртак ике кызлары бар — Валентина Лима Ярич (2009 елның 15 ноябрендә туган)[27] һәм Сиенна Лима Ярич (2012 елның 12 сентябрендә туган)[28]. 2014 елда Лима белән Ярич, биш ел никахта тораганнан соң, аерылышулары турында игълан итәләр[29].
2021 елдан Андре Леммерс белән мөнәсәбәтләрдә тора. 2022 елның 29 августында парның Сайан Лима Леммерс исемле уллары туа[30]. 2024 елның декабрендә пар рәсми рәвештә язылыша[24].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://web.archive.org/web/20171209115617/http://en.vogue.fr/vogue-list/thevoguelist/adriana-lima-/1224
- ↑ Адриана Лима возглавила список Новых Супермоделей (New Supers) по версии Models.com (29 июль 2014).
- ↑ New Supers.
- ↑ Top Sexiest Models.
- ↑ Натали Робемед-корреспондент Forbes USA. . — 2014.
- ↑ Натали Робемед. Самые высокооплачиваемые модели мира – 2015: рейтинг Forbes (17 сентябрь 2015).
- ↑ Vanna Le. The World's Highest-Paid Models, 2013: Gisele's Earnings Down, Kerr's Are Up (ингл.). Forbes.com (8/19/2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2013.
- ↑ Adriana Lima — Ethnicity of Celebs | What Nationality Ancestry Race
- ↑ 1 2 Adriana Lima (ингл.). Maybelline. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2011. Архивировано 15 гыйнвар 2008 года.
- ↑ By Rebecca Adams. If These Models Weren't Modeling, They Would Be... Doctors? The Huffington Post (Posted: 01/23/2014 4:37 pm EST).
- ↑ Adriana Lima Biography. Famous People» Fashion.
- ↑ Стася Соколова. Адриана Лима (1999 – н. в.). Самые знаменитые «ангелы» Victoria's Secret. www.fashiontime.ru (8 март 2012).
- ↑ Adriana Lima Stars in Givenchy's Fall 2009 Ads. Posted on May 28, 2009. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2021. Архивировано 12 июнь 2015 года.
- ↑ Adriana Lima for Blumarine Fall 2011 Campaign (4 июль 2011).
- ↑ iguatemi Adriana Lima.
- ↑ M.Officer (20 de outubro de 2010).
- ↑ Adriana Lima (ингл.). FMD database. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2011. Архивировано 6 гыйнвар 2012 года.
- ↑ В мае 2014 года Адриана Лима официально была объявлена первым международным послом Desigual и снялась в рекламной кампании коллекции осень/зима’14-15., archived from the original on 2014-07-14, retrieved 2021-10-14
- ↑ Lady in Dress. Адриана Лима в рекламной кампании Desigual. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2021. Архивировано 14 июль 2014 года.
- ↑ Адриана Лима — красота и успех. Захватывающая история захватывающей девушки. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2013. Архивировано 11 декабрь 2013 года.
- ↑ Adriana helping her charity
- ↑ Адриана Лима — болельщица «Интера». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2013. Архивировано 19 декабрь 2013 года.
- ↑ Анна Молодых. Адриана Лима: факты из жизни и карьеры бразильской супермодели (2024-06-12). 13 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 43-летняя супермодель Адриана Лима вышла замуж. Кто стал ее избранником (2024-12-18). 13 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Adriana Lima Separates From Marko Jaric : People.com
- ↑ Adriana Lima elopes!. People.com (February 29, 2009).
- ↑ First Photo: Meet Adriana Lima’s Daughter Valentina! 2011 елның 8 август көнендә архивланган. May 5, 2010,
- ↑ Adriana Lima Gives Birth to Daughter Sienna!. Us Weekly. September 12, 2012.
- ↑ Adriana Lima Splits From Husband Marko Jaric After 5 Years of Marriage: Supermodel Announces Separation From Former NBA Player
- ↑ Riley Cardoza, Bernie Zilio. Adriana Lima gives birth to third baby, her first with boyfriend Andre Lemmers (ингл.). Page Six (5 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2022.
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2011 елның 7 июль көнендә архивланган.
- Адриана Лима [ингл.] Internet Movie Database сайтында
- Адриана Лима [ингл.] fashionmodeldirectory.com сайтында