Азат Кәримов (1952)
Азат Әхмәтхан улы Кәримов (рус. Азат Ахматханович Каримов; 20 июнь 1952, Илче, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 26 декабрь 2017) — табиб, сәламәтлек саклау өлкәсен оештыручы, Башкорт АССРның уникенче чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкортстан Республикасының атказанган табибы[1].
Тәрҗемәи хәле
Азат Кәримов 1952 елның 20 июнендә Башкорт АССРның Учалы районы Илче авылында туf. 1975 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлsq[2].
Табиблык һәм оештыру эшчәнлеге
Институтны тәмамлаганнан соң, Учалы район хастаханәсендә терапевт булып эшли. Соңрак район туберкулёз диспансерын, авыл амбулаториясен һәм район хастаханәсен җитәклb. 1994 елда Учалы шәһәренең мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры булып эшли[2].
2003 елның февралендә - Учалы үзәк шәһәр хастаханәсенең баш табибы. Шул вакытта Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» исеменә лаек булуы игълан ителгән[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Латыпова Э. 127 работников разных отраслей народного хозяйства и общественной жизни Башкортостана стали обладателями государственных наград (рус.). Башинформ (5 февраль 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2026.
- ↑ 1 2 (in ru) Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. Документы и материалы. 2. Уфа. 2005.
- ↑ (in ru) Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. Уфа: Китап. 1994.
- ↑ Ушел из жизни заслуженный врач Республики Башкортостан Азат Ахматханович Каримов (рус.). БезФормата.
Чыганаклар
- (in ru) Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. Уфа: Китап. 1994.
- (in ru) Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. Документы и материалы. 2. Уфа. 2005.