Азат Рәхмәтуллин

Азат Салават улы Рәхмәтуллин (рус. Азат Салаватович Рахматуллин, 4 апрель 1972, Сибай, Башкортстан) — Россия табибы, галим, сәламәтлек саклау оештыручысы һәм дәүләт эшлеклесе. Медицина фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2015).

Тормыш юлы

1972 елның 4 апрелендә Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә туа. 1989 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1995 елда тәмамлый. Бер ел башкаланың 6-нчы хастаханәсендә хирургия буенча табиб-интерн булып эшли. 1996—1998 елларда БДМИда хирургия буенча клиник ординатура үтә. 2001 елга кадәр Уфаның 13 нче шәһәр клиник хастаханәсендә хирургия бүлеге хирургы була. Алга таба ике елын Сибай шәһәре хастаханәсендә һөнәре буенча эшли. 2004 елга кадәр баш табибның медицина буенча урынбасары була[1].

2004—2005 елларда Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлегенең баш белгече, бер үк вакытта БДМУ клиникасының кан тамырлары хирургиясе бүлеге хирургы. 2007 елга кадәр баш табиб урынбасары, 2 нче Республика клиник хастаханәсенең табиб-хирургы, бер үк вакытта БДМУ клиникасы хирургы. 2007 елдан 2 нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.

2019 елның сентябреннән — Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

2022 елның 28 мартында Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.

2026 ел торышына Уфадагы Республика сугыш ветераннары клиник госпиталенең баш табибы, шулай ук Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәмен координацияләү буенча баш штаттан тыш белгече[2].

Гыйльми һәм практик эшчәнлеге

Рәхмәтуллин Азат Салават улы — медицина фәннәре кандидаты. Хирург буларак практик эшчәнлеген дәвам итә, пациентларны кабул итә.

Фәнни һәм практик эшчәнлеге сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә, медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркемгә үтемлелеген арттыруга, шулай ук ветераннарга һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга медицина ярдәмен оештыруга юнәлтелгән.

38 фәнни хезмәте, уйлап табуга 2 патенты бар[1].

Иҗтимагый һәм административ эшчәнлеге

Сәламәтлек саклау өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара. Төп юнәлешләре:

  • сугыш ветераннарына медицина ярдәмен оештыру;
  • Махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәмен координацияләү;
  • республика хастаханәләре һәм табибханәләрен челтәрен модернизацияләү;
  • халык өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм файдалану мөмкинлеген арттыру[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2015);
  • Башкортстан Республикасының Мактау кәгазе;
  • Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты[3];
  • Россия Президентының Мактау кәгазе (2022)[4][5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Рахматуллин Азат Салаватович (рус.). Единый республиканский инновационный бизнес-портал. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
  2. 1 2 В Башкирии сменился министр здравоохранения, Zdrav.Expert. 10 апрель 2026 тикшерелде.
  3. Главный врач (рус.). ГБУЗ Республиканский клинический госпиталь ветеранов войн. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2026.
  4. Владимир Путин отметил работу врачей из Башкирии (рус.). Башинфорс (9 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.
  5. Распоряжение Президента Российской Федерации от 08.08.2022 г. № 254-рп (рус.). Президенет России. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.