Азад хатын (газета)

«Азад хатын» («Азат хатын») — атналык иҗтимагый-сәяси газета. РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетының хатын-кыз берлеге органы тарафыннан чыгарылган. Уралда хатын-кыз өчен беренче гәҗит була.

Тарихы

Бердәнбер саны Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 1921 елның 7 ноябрендә иске татар телендә чыга, башка мәгълүматлар буенча гәзитнең чыгуы 1922 елда туктый. Тиражы — 1500 данә була. Мәкаләләр Октябрь революциясе юбилеена, әхлак, аналык һәм балалык проблемаларына юнәлтелгән була. Мөхәррире — Р.Й. Рәхмәтуллина.

Чыганаклар

Шулай ук карагыз