Азор утраулары
Азор ороллари (порт. Açores [ɐˈsoɾɨʃ]) — Атлантик океанының төньяк өлешендәге архипелаг. Пиреней ярымутравыннан көнбатышта. Португалия составында.
9 эре утрау һәм килеп чыгышы вулканик булган берничә рифлардан гыйбарәт. Көнбатышта көнчыгышка якынча 600 кмга сузылган. Мәйданы 2,3 мең км². Рельефы таулы, биеклек 2351 метргача (Пику утравындагы Пику тавы). Җир тетрәүләр еш була.
Субтропик диңгез климат; гыйнварның уртача температурасы +14°С, июльнең температурасы +22°С; елгы як. 800 мм явым төшә.
1431—53 елларда бирегә португаллар килеп урнашканнар. Халык цитрус үсемлекләр үстерү, йөземчелек, ананас, банан җитештерү белән шөгыльләнә.
Төп портлар: Понта-Дельгада, Орта.