Айва

Файл:Pancrace Bessa00.jpg
Айва җимеше һәм агачы

Айва (лат. Cydonia) — розачалар гаиләлегеннән җимеш агачлары яки куаклары ыругы.

Айва ыругының бердәнбер кыргый төре — гади айва яисә озынча айва (лат. C. oblonga) Кавказ артында, Иранда, Кече Азиянең көнчыгышында үсә. Җиләк-җимеш культурасы буларак Алгы Азиядә, Урта диңгез буйларында, Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада, Көнчыгыш һәм Урта Азиядә, Төньяк һәм Көньяк Америкада, Австралиядә үстерелә. Җимешеннән кайнатма, компот, цукат ясыйлар.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек: якынча 10000 сүз / Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Зәкиев ред. — Казан: Мәгариф, 1998. — 655 б.

Төркемнәр