Айзирәк Гәрәева-Акчура
Тәрҗемәи хәле
Айзирәк Гәрәева 1978 елның 13 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Качкын авылында туа. Мәктәп елларында аның язмалары «Яшь ленинчы» газетында һәм «Ялкын» журналында басылган. 1996—2001 елларда Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә укый[2].
2000—2012 елларда «Шәһри Казан» газетында һәм «Интертат.ру» электрон газетында эшли, 2004—2010 елларда - «Пар алма» шәхси басмасының мөхәррире[1]. 2012—2017 елларда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлегендә һәм матбугат хезмәтендә баш белгеч вазифасын башкара[1].
2017 елдан Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә яши. Төркиядәге татар авыллары тарихын, татар мөһаҗирләренең һәм аларның нәсел дәвамчыларының язмышларын өйрәнә. Аларның истәлекләрен язып ала, Төркиядә чыккан вакытлы матбугатны һәм архив материалларын тикшерә[2]. Аның әдәби әсәрләре һәм мәкаләләре «Казан утлары» һәм «Идел» журналларында басыла[1].
Журналистлык һәм әдәби иҗаты
2002 елда «Иделем акчарлыгы» яшь язучылар бәйгесе дипломанты була. "Шәһри Казан"да гаилә темасына язмалары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең «Татарстан гаиләсе» программасы лауреаты була. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге дипломы һәм 2012 елда "Интертат.ру"дагы материаллары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнщ[1].
2009 елда беренче китабы — «Тешле кояш» хикәяләр җыентыгы нәшер ителә[1]. «Әнине төшемдә күрдем» пьесасы «Яңа татар пьесасы — 2009» бәйгесендә икенче урын ала[3].
2021 елда Татарстан китап нәшрияты «Ипекәй» исемле әдәби-документаль бәяннар, хикәяләр һәм очерклар җыентыгын чыгара. 351 битле басмага «Агай», «Мөнҗия» һәм «Истанбул малае» әсәрләре дә кергән[4]. Китап өчен материал җыйганда автор Төркиядәге биш татар авылында һәм татарлар яшәгән җиде шәһәрдә була[5].
2020—2022 елларда аның хикәяләре «Яңа гасыр тавышы. Яңа буын язучыларның шигъри, чәчмә һәм драма әсәрләре» антологиясенә, «Кыйтгалардан килә татар сүзе», «Саумы, Казан!» һәм «Безнең кавем» җыентыкларына кертелә. 2023 елда «Бирүзә йорт» бәяны «Күңелгә илһам килә» җыентыгында басыла[1].
2023 елда «Куеныңда ни бар?» әсәре татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең «Хикәя» номинациясендә беренче урын ала[6].
Төркия татарлары тарихын өйрәнүе
2024 елда Конья шәһәрендәге Atlas Akademi нәшриятында «Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр» китабы басыла. 320 битле хезмәт XX гасырда Төркиягә күчкән татарларның тәрҗемәи хәлләренә һәм иҗтимагый эшчәнлегенә, шулай ук төрек вакытлы матбугатындагы татарларга кагылышлы материалларга багышлана[7].
Китапка «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа» мәкаләсе дә кертелгән. Аны әзерләгәндә автор төрек телендәге китапларны, вакытлы матбугатны, кулъязма истәлекләрне, рәсми документларны һәм Бубилар нәселе вәкилләренең истәлекләрен өйрәнә[8].
2026 елда Татарстан китап нәшриятында Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Мәрьям Буби» исемле фәнни-популяр китабы нәшер ителә. 191 битле хезмәт Мәрьям Бубиның тормышына, Буби мәдрәсәсенә кагылышлы төрек чыганакларына һәм Бубилар нәселенең Төркиядәге дәвамчыларына багышланган[9]. Автор белдерүенчә, тикшеренүдә матбугат материаллары, архив документлары, фәнни хезмәтләр һәм гаилә истәлекләре файдаланылган; Төркия Республикасы дәүләт архивыннан 155 документ алынган[10].
Бүләкләре
- «Яңа татар пьесасы — 2009» бәйгесе — «Әнине төшемдә күрдем» пьесасы өчен II урын[3];
- «Хәзинә» әдәби бәйгесе, «Повесть» номинациясе (2018) — «Төркиянең беренче нефтьчесе — татар» әсәре өчен II урын[1];
- «Идел» журналының «Коръән нуры» хикәяләр бәйгесе (2018) — «Казан әүлиясе» хикәясе өчен II урын[1];
- «Казан утлары» журналының «Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар бәйгесе (2019) — «Ике әни» очеркы өчен кызыксындыру бүләге[1];
- «Казан утлары» журналының «Илең турында уйла» ачык әдәби бәйгесе (2020) — «Гаҗизлек» («Агай») әсәре өчен III урын[1];
- Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең «Хикәя» номинациясе (2023) — «Куеныңда ни бар?» хикәясе өчен I урын[6].
Китаплары
- Тешле кояш. — 2009. Хикәяләр җыентыгы[1].
- Ипекәй: бәяннар, хикәяләр, очерклар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2021. — 351 б. — ISBN 978-5-298-04197-3[4].
- Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр. — Конья: Atlas Akademi, 2024. — 320 б.[7].
- Мәрьям Буби. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2026. — 191 б. — ISBN 978-5-298-04982-5[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Зилә Мөбәрәкшина. Язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Төркиядәге татар авылларының тарихларын белсеннәр, дим». Интертат (30 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Зиля Мубаракшина. Айзиряк Гараева-Акчура: «Пишу, чтобы люди знали историю татарских деревень в Турции» (рус.). Татар-информ (30 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Ябанджи среди чужих: герои. Писательница и журналистка Айзиряк (рус.). Реальное время (2 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Ипекәй (бәяннар, хикәяләр, очерклар). Татарстан китап нәшрияты. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Ипекәй» дип аталган китабы чыкты. Татар-информ (25 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсы җиңүчеләре билгеле. Казан утлары (28 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Айдар Хәйретдинов (2025). «Китапка бәяләмә: Гәрәева-Акчура А. Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр (Конья, 2024)». Из истории и культуры народов Среднего Поволжья 15 (2): 145—149. DOI:10.22378/2410-0765.2025-15-2.145-149.
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Айзирәк Гәрәева-Акчура Бубыйлар нәселенең Төркиядәге дәвамчыларын өйрәнгән. Татар-информ (28 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 Мәрьям Буби. Татарстан китап нәшрияты (2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ От Иж-Бобьи до Анкары: судьба наследников просветителей рода татарских просветителей Буби (рус.). Миллиард.татар (2 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.