Айкануш Даниэлян
Тәрҗемәи хәле
Даниэлян Айкануш Багдасаровна (Анна Борисовна) 1893 елның 3 декабрендә (яңа ысул буенча 15 декабрьдә) Россия империясе Тифлис (хәзерге Тбилиси) шәһәрендә туган.
1920 елда Наталия Александровна Ирецкая классы буенча Петроград консерваториясен тәмамлый.
1920-1922 елларда Петроградта чыгыш ясый. 1922-1932 елларда — З. П. Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры солисты. 1924 елда Александр Шамильевич Мелик-Пашаев һәм Шара Мкртычечвич Тальян җитәкчелегендәге опера труппасында катнаша (Ленинаканда һәм Ереванда спектакльләр куялар).
1933 елдан 1948 елга кадәр — А. А. Спендиаров исемендәге Әрмән опера һәм балет театры солисты.
Концерт җырчысы буларак чыгыш ясый (Комитасның, әрмән, рус һәм Көнбатыш Европа композиторларының әләләрен башкара).
1943-1951 елларда Комитас исемендәге Ереван консерваториясендә укыта (1943-1948 елларда — вокаль кафедрасы мөдире, 1949 елдан — профессор).
1941 елдан ВКП(б) әгъзасы. ССРБ-ның 2-нче чакырылыш Югары Советы депутаты (1946-1950). Әрмән ССР-ның 1-нче һәм 3-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.
1958 елның 19 апрелендә Ереванда вафат була. Тохмах зиратында җирләнә.
Хәтер
- 2000 елда Даниэлян Айкануш Багдасаровнага багышланган Әрмәнстанның почта маркасы чыгарылган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Հայկական սովետական հանրագիտարան (әрм.) / за ред. Վ. Համբարձումյան, Կ. Խուդավերդյան — 1974.
- ↑ 1 2 3 Даниэлян Айкануш Багдасаровна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
Сылтамалар
- Статья в БСЭ
- Даниэлян Айкануш Багдасаровна (1893—1958) // Вокально-энциклопедический словарь: Биобиблиография : в 5 к. / М. С. Агин — М., 1991-1994.
- Биография в Энциклопедии Хайазг