Айно Первик
Тәрҗемәи хәле
Ул фельдшер гаиләсендә туган. 1950 нче елдан 1955 нче елга кадәр ул Тарту университетының тарих факультетында белем туплый, шулвакыт ул фин-угор тикшеренүләре белән шөгыльләнүен алып бара.
1955 - 1960 нчы елларда ул Эстония дәүләт нәшриятында балалар һәм яшьләр әдәбияты редакторы, 1960 - 1970 елларда Эстония телевидениесендә балалар һәм яшьләр программалары редакторы булып эшли.
1974 елдан ул Эстония Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.
Эстония ССРының Йохан Смул әдәби премиясе лауреаты иясе (1976).
Шәхси тормышы
Аның ире Эстониянең танылган язучысы Эно Рауд була. Аларның хәзерге вакытта өч баласы ( Рейн, Пирет һәм Микхель ) һәм 5 оныгы бар.