Акбаш чыпчык

Акбаш чыпчык (лат. Plectrophenax nivalis)— солы чыпчыклары гаиләлегендәге кошчык.

Характеристикасы

Чыпчыктан зурырак. Бергәләп җирдән генә йөриләр, агачларга кунмыйлар. Гомуми төсе ак. Кара канатларының очында ак сызыклары бар. Соргылт көрән койрыгының читләре һәм очы ак белән чиккән. Аркасы аксыл. Күзеннән борчак юл үтә. Көрән томшыгының очы кара. Башка чыпчыклар белән бутау мөмкин түгел.

Тавышы

Тавышы яңгыравыклы: «инь - пинт-пинт».

Яшәү рәвеше

Су буйларындагы ачык урыннарда йөри. Башлыча үлән орлыклары белән туклана. Идел, Урал ягына тик кышлау өчен генә килә.Октябрь айларында килеп, март урталарында төньякка кайта. Киң генә таралган. Көнчыгыш Аурупада оя кормый.

Әдәбият

  • Э. Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. Уфа, 1986 ел.

Төркемнәр