Акбүзат (эпос)
«Акбүзат» (рус. Эпос «Акбузат») — башкорт сүз сәнгате истәлеге, «Урал батыр» эпосының логик дәвамы булып торган эпос. Үзенең хуҗасы батырга явызлык белән көрәштә ярдәм итүче канатлы Акбүзат аты — әсәрнең төп образы.
Урал батыр һәм аның токымнары турындагы героик эпослар циклына керә («Урал батыр», «Бабсак белән Күсәк» һәм башкалар).
Тасвирлама
Бу эпик истәлекне Мөхәммәтша Буранголов 1910 елда Габит чәчәннән язып ала. 1917 елда ул Оренбург губернасының Оренбург өязе, Бөрҗән волосте Бабалар авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Көергәзе районы) халык чәчәне Гатиятулла Биккужиннан эпосның икенче вариантын язып ала.
Эпоста халык мифологиясе образлары, борынгы кешеләрнең дөнья корылышы турындагы күззаллаулары зур урын алып тора. Эпоста шигъри һәм проза текстлары алмашынып бара. Чәчәннәр проза өлешен гадәти хикәяләү формасында, шигъри текстын көйләп сөйлиләр.
Эпоста аны «Урал батыр» белән бәйләгән дәлилләр, эпизодлар, образлар байтак: мәсәлән, Һомай, Каһкаһә, Шүлгән, Акбүзат образлары, тылсымлы алмаз кылыч символы һәм башкалар. Бу әкият образлары мөһим композицион үзенчәлеккә һәм идея-сәнгатьчел әһәмияткә ия. Ике әсәрдә дә вакыйгалар Урал таулары җирлегендә бара.
Сюжеты
Сюжет нигезендә реаль чынбарлык: башкортларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, борынгы йолалары һәм аларның бәхетле киләчәк турындагы күззаллаулары ята[1]. Эчтәлеге буенча эпос — героик әкият әсәре. Эпик иртәкнең төп темасы — батырның кешеләр бәхете, гаделлек өчен көрәшүе.
Эпосның төп герое - Сәүбән атасы Чура батырның, бабасы Иделнең һәм карт бабасы Урал батырның изге эшләрен дәвам итүче.
«Акбүзат» эпосында Сәүбән, диюләр урлаган Акбүзатны һәм Урал батырның алмаз кылычын эзләп, Шүлгәннең су асты патшалыгына төшә. Ул диюләрне һәм аждаһаларны юк итә, усал һәм мәкерле Шүлгән хакимлек иткән су асты патшалыгын җимерә. Сәүбән канатлы толпар Акбүзатны коткара, Канатлы атның токымы әлегә кадәр кешеләргә тугры хезмәт итә. Сәүбән Акбүзаты белән җиргә күтәрелә һәм үз халкын Мәсем хан коллыгыннан коткара.
Аннары ул яңадан күлгә чума һәм су асты патшалыгы хакимен тураклап ташлый, анда яшәүчеләрне еланнарга, бакаларга һәм ярганатларга әйләндерә. Дошманнарын тар-мар итеп һәм диюләр урлаган кызларны азат итеп, Сәүбән су асты патшасы кызы Нәркәскә өйләнә[2].
Хәзерге заман мәдәниятендә
Композитор А. А. Эйхенвальд башкорт эпосы «Акбүзат» мотивлары буенча «Дала» операсын яза, беренче тапкыр ул 1931 елда Самара опера театры сәхнәсендә куела[3].
Шулай ук бу эпик әсәр мотивлары буенча композиторлар Халик Заимов һәм Антонио Спадавеккиа «Акбүзат» операсын («Волшебный конь») язалар. 1942 елда опера беренче тапкыр Башкорт опера һәм балет театрында сәхнәләштерелә.
2006 елда башкорт халык эпосы «Урал батыр» мотивларына нигезләнгән «Акбүзатны эзләп» фәнни-популяр документаль фильмы төшерелә. Картина борынгы мифологик күззаллауларга мөрәҗәгать итә. Мифик Акбүзат атын эзләү сюжеты Башкортстан табигате фонында бара[4].
2016 елда Уфада Рус драма театрының 155 нче юбилей тантанасын ачу кысаларында «Акбүзат» рок-операсының премьерасы уза. Музыкасын, либреттосын һәм текстларын «Несчастный случай» төркеме әгъзалары Сергей Чекрыжов һәм Алексей Кортнев язган, куючы рәссам — Вячеслав Виданов[5].
Эпик персонажның исеме хәзерге мәдәни процесста да чагылыш таба: «Серебряный Акбузат» («Көмеш Акбүзат») — Уфада 2019 елдан алып ел саен үткәрелә торган халыкара милли һәм этник кино фестивале[6].
Башкортстан районнары символикасында
Искәрмәләр
- ↑ Аr,epfnТ", эпос (рус.). Башкирская энциклопедия: в 7 тт.. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ Отражение традиций создания семьи в древних башкирских эпосах. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2013. Архивировано 4 ноябрь 2018 года.
- ↑ Котов В. Г. Башкирский эпос «Урал-батыр». Историко-мифологические основы. — Уфа: Гилем, 2006. — С. 16. — 408 с. — ISBN 5-7501-0695-0.
- ↑ В поисках Акбузата (рус.). Кино-Театр.РУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ В Уфе открыли юбилейный сезон рок-оперой «Акбузат» [рус.] (2016-12-20).
- ↑ Серебряный Акбузат (рус.). Мир фестивалей. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
Әдәбият
- Башҡорт халыҡ ижады. Т.1: Эпос. — Өфө, 1987.
- Галлямов С. А. Великий Хау Бен: исторические корни башкордско-английского языка и мифологии.- Издательство «Башкортостан»: Уфа, 1997.
Сылтамалар
- «Аҡбуҙат». Башҡорт халыҡ эпосы [башк.]
- «Акбузат» (полный текст эпоса) [рус.]