Аккүбәк

Ак Күбе́к (Аккүбә́к) хан (? - 1550 тирәсе), Әстерхан ханы (1532-33, 1545-50). Себер ханы Мортаза улы, Әстерхан ханы Касыймның туганнан туганы.

Нугай Урдасының көчсезләнүеннән файдаланып, чиркәс көчләре ярдәмендә Касыйм ханны тәхеттән куа һәм үзе утыра (1532). Үз ханлыгын ныгыту, аның Нугай Урдасы белән Кырым ханлыгыннан бәйсезлеге сәясәтен алып бара. 1533 елда, Габделрахман хан аның тәхетен яулап алгач, Төньяк Кавказ төбәгенә качарга мәҗбүр була. 1545 елда Әстерхан тәхетен кайтарып ала, әмма 1546 елда Ямгырчы хан аны чиркәсләр ярдәмендә бәреп төшерә. Кырым ханы Сәхибгәрәй Хаҗитарханны алганнан соң (1547), Ак Күбек ханы кабат тәхеткә утырта. Соңрак Ямгырчы хан рус гаскәре ярдәмендә аның урынын биләүгә ирешә.

Элгәре:
Касыйм II
Әстерхан ханы

1532-1550
Алмашка килүче:
Габделрахман

Әдәбият

  • Кушева Е.Н. Народы Северного Кавказа и их связи с Россией. М., 1963;
  • Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV-XVI вв. М., 1984.

Чыганаклар

Төркемнәр