Аксыртлы тукран

Аксыртлы тукран (лат. Dendrocopos leucotos) — тукраннар гаиләсеннән булган озын үткен томшык белән чукып тапкан җим белән туклана торган урман кошы. 

undefined

Характеристикасы

Сыерчыктан зуррак. Гәүдәсенең аскы ягы ак, сырты кара тимгелле ак. Канатлары, койрыгы ак сызыклы кара төстә. Түбәсе һәм койрык асты ачык кызыл. Башка тукраннардан ак төстәге сырты белән аерыла. Көчле һәм ачы тавышлы: «кик-кик-кик» 'як яңгыравыклы: «ыжжж-ыжжж».

Агач бөҗәкләр, аларның курчаклары белән туклана. Утрак кош. Киң генә таралган. Агач куышларында оялый, анда 5-6 бөртек ак йомырка була. Зарарлы бөҗәкләрне юк итеп зур файда китерә.

Ылыслы урманнарда яши. Агач куышында оя коралар. Үзагачны томшык белән чокып алган бөҗәкләр белән туклана. Ана һәм ата тукран тотрыклы пар төзи. Йомырканы икәүләп дә алмашлап басалар.

Әдәбият

  • А. И. Иваново, Е. В. Козлова, Л. А. Орленко, А. Я. Тугаринов. 2. // Птицы ССРБ — М.: Издательство Академии наук ССРБ, 1953. — 344 с.

Искәрмәләр

Төркемнәр