Ак акула
Ак акула - сельдсыман акулалар гаиләлегенә керүче кимерчәкле балык. Ерткыч акулалар арасында иң зурысы санала. Гомумән балыклар арасында зурлыгы ягыннан өченче урында тора. Кайбер төрләренең озынлыгы 6 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гәүдәсенең өске ягы соры-кара яисә коңгырт, кор-сагы ак төстә була. Тешләре берничә рәт булып урнашкан өчпочмак формасында, лезвие кебек үткен, озынлыгы 8 сантиметрга кадәр җитә.
Аны планетаның барлык почмакларында күрергә мөмкин булса да, тропикларда һәм Урта диңгез буйларында бик сирәк, кунак буларак кына очрый. шуның белән бергә ул үзен диңгез яры буенда һәм диңгез эчендә дә, су өстендә һәм 1000 метр тирәнлектә дә хуҗа итеп тота. Ак акула вак диңгез хайваннары, үле тереклек ияләре һәм төрле калдык-постыклар белән туклана. Нәкъ шуңа күрә дә аның ашказаны чүп-чар тутырылган капчыкка охшаган. шул ук вакытта дельфиннар, тюленьнәр, кайбер төр акулалар һәм кешеләр дә аның корбанына әйләнергә мөмкин. Ул тере балыклар тудыра.
Чыганаклар
- Шакирова Т.Р., Хайваннар дөньясы: Балыклар. Җир-су хайваннары. Сөйрәлүчеләр. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ New Zealand Threat Classification System Database (ингл.) — Department of Conservation.
- ↑ Кызыл китап — 1964.
- ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
- ↑ http://www.radionz.co.nz/national/programmes/afternoons/audio/201848650/critter-of-the-week-the-great-white-shark
- ↑ 1 2 3 4 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Species+ (ингл.)