Ак көртлекләр
Ак көртлекләр (лат. Lagopus) — тавыксыманнар отрядыннан урман тавыклары ассемьялыгының вак һәм урта зурлыктагы кошлар ыругы.
Башка урман тавыкларыннан аермалы буларак ак көртлекләренең үкчәсе һәм бармаклары куе йон белән капланган. Моннан тыш, аларның тырнаклары озынрак һәм ел саен йон коюдан элек алмашыналар.
Төрләр
Ыругка өч төре керә:
- Ак көртлек (Lagopus lagopus)
- Ак койрыклы көртлек (Lagopus leucurus)
- Тундра көртлеге (Lagopus mutus)
Lagopus ыругының төрләре салкын өлкәләрдә яшиләр. Ак көртлек төньяк Поляр түгәрәк янындагы урманнарда яши. Ак койрыклы көртлек Төньяк Америка тауларында яши. Тундра көртлеге исә Ауразия һәм Төньяк Америка арктик һәм тау өлкәләрендә яши.
Элек Советлар Берлегендәге тундра һәм биек тау өлкәләрендә ак көртлек һәм тундра көртлеге яшиләр.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2005.
- ↑ 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3