Ак сиртмәкойрык
Ак чәперчек, сиртмәкойрык (кәмәрчен, бозтишкеч, лат. Motacilla alba) — сиртмәкойрыклар гаиләлегеннән, Австралиядан башка бөтен илләрдә яши торган, бөҗәкләр белән тукланучы, йорт тирәсендә еш оялый торган, җирдә йөргәндә койрыгын селкетеп йөри торган чуар кош.
Характеристикасы
Чыпчыктан зурлык. Озын койрыклы һәм төз гәүдәле матур кош. Койрыгын тоташ сикертеп, туктый-туктый йөгереп йөри. Аркасы аксыл соры, түбәсе, җилкәсе куе соры. Тамагы, түше, канатлары һәм койрыгы кара. Канатларында, койрыгының ике як кырыйларында ак сызыклар бар, корсак ягы ак. Башка сиртмәкойрыклардан гомуми ак төсе белән аерыла.
Тавышы
Тавышы яңгыравыклы: «тити-три», «тирли».
Яшәү рәвеше
Елга буйларында яши. Бөҗәкләр белән туклана. Күчмә кош. Киң таралган. Таш араларында, агач куышларында, иске корылмаларда оялый, соры тимгелле 5-6 ак йомырка була.
Әдәбият
Э. Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. Уфа,1986 ел. ИБ № 3478 28.693.35 И 90
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ 1 2 3 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ 1 2 3 4 5 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ 1 2 3 Бельгийский список видов
- ↑ 1 2 3 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Alerstam T., Rosén M., Bäckman J., Hellgren O. Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects (ингл.) // PLOS Biology / J. A. Eisen — PLoS, 2007. — Vol. 5, Iss. 8. — P. e197. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197 — PMID:17645390
- ↑ Anderson S. R., Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates (ингл.) // Evolution / M. Noor — Wiley, 2017. — Vol. 71, Iss. 8. — P. 1944—1959. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646 — doi:10.1111/EVO.13284 — PMID:28636789