Алабутачалар
Алабутачала́р (лат. Chenopodiaceae) — канәферчәләр рәтендәге ике орлык өлешле үсемлекләр (ас)гаиләлеге. Күбесенчә күпьеллык үләннәр, ярым куакчыклар һәм куаклар. 100 дән артык ыругы һәм 1,5 меңләп төре билгеле, бөтен җир шары буйлап, күбрәк уртача һәм субтропик поясларның тозланган урыннарында таралганнар.
Тамыры, нигездә, үзәк, киң тармаклы. Кайбер ыругларның тамыры үсеп җәелүгә, юанаюга сәләтле, мәсәлән, чөгендер. Орчыксыман һәм бүлбесыман тамырлар бассиядә, алабутада очрый. Сабаклары күбесенчә туры. Яфраклары чиратлашкан, гади, төпчек яфраклары юк, формасы буенча бик күп төрле - безсыман һәм кыяклы каты яфраклардан алып киң, оваль, итләч, тешле читлеләргә кадәр. Чәчәкләре бер яки ике җенесле, вак, ямьсез, яшел яки сары төстә, ялгыз, башаксыман, чуксыман яки себеркәчсыман чәчәк төркеменә җыелган аз чәчәкле йомгакларда. Чәчәк тирәлеген 1-5 яшькелт яки аксыл-элпәсыман яфракчыклар тәшкил итә. Җимеше - чикләвекчек, кайбер төрләренең (чөгендер, шпинат) җимешләре тәлгәштә кушылып үсә. Алабутачалар хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Иң әһәмиятле төре булып чөгендер санала, техник (шикәр алу өчен төп чыганак), яшелчә һәм терлек азыгы буларак файдаланыла. Алабутачалар арасында көтүлек (тозлак, дөя үләне), дару (алабута), декоратив (чыбык үлән) үсемлекләр бар. Алабута һәм онлычаларның кайбер төрләре - басу һәм бакчалардагы чүп үләннәр.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 25(2) / за ред. H. W. Kung, Ц. Чжопо — 1979. — Т. 25(2). — С. 1.
- ↑ 金孝锋, 鲁益飞, 丁炳扬, 李根有, 陈征海, 张方钢 浙江种子植物物种编目 [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 21408. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021408
- ↑ Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / за ред. N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie, В. Гройтер, Д. Л. Хоксуорт, P. S. Herendeen, С. Кнапп, W. Kusber, Л. Дэчжу, K. Marhold та ін. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
- ↑ 1 2 3 Reveal System of Classification — 1997.
- ↑ Takhtajan A. Flowering Plants (ингл.) — 2 — Saint Petersburg: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2 — doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
- ↑ Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants (ингл.) — 1981.