Александр Абаза

Александр Агей улы Абаза ( 5 август (24 июль) 1821, Вышни-Волочек өязе, Тверь губернасы — 5 февраль (24 гыйнвар) 1895, Ницца, Франция) — Рәсәй империясе дәүләт эшлеклесе, хакыйкый яшерен киңәшче. «Либерал бюрократлар» төркеменә кергән. Рәсәй империясе дәүләт тикшерүчесе (контролёры, 1871-1874), РИ дәүләт шурасы икътисад департаменты рәисе (1874-1880 һәм 1884-1892), РИ финанс министры (1880-1881), шул вазыйфада тоз акцизын гамәлдән чыгарган. Абаза дворян нәселенә караган.

Искәрмәләр