Александр Блохин
Александр Блохин (31 март 1916 — 10 июнь 1972 (56 яшь)) — техник-механик, СССР дәүләт премиясе иясе (1971). 1935 елдан Казан авиация заводында: цех башлыгы (1950), җитештерү башлыгы урынбасары (1968). Стапел конструкцияләрен җыйганда, яңа технологик процесслар һәм күпкырлы җайланмалар кулланып, очкыч җитештерүдә яңа ысул уйлап тапкан һәм гамәлгә керткән өчен СССР дәүләт премиясенә лаек була.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В