Александр Борин
Александр Борин (25 февраль 1906 — 1 июль 1977 (71 яшь)) — химик-технолог, техник фәннәр докторы (1972). Казан химия-фотография сәнәгатенең технология һәм проектлау фәнни-тикшеренү институтына (КазНИИтехфотопроект) нигез салучыларның берсе; 1956-1969 елларда шушы оешманың директоры урынбасары. Хезмәтләре физик-химик факторларның фотография эмульсиясенә сизгерлек нәтиҗәлелеген өйрәнүгә карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В