Алексей Шмелёв
Алексе́й Никола́евич Шмелёв (11 март 1960, Ленински, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы туган) — Россия муниципаль эшлеклесе. Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгы (2013 елның 20 декабреннән).
Тормыш юлы
Алексей Николаевич Шмелёв 1960 елның 11 мартында Башкорт АССРның Дәүләкән районы Ленинский бистәсендә туган. 1986 елда Казан инженер-төзелеш институтын «инженер-төзүче» белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1986–1998 — «Башнефть» АНК Октябрьский ремонт-төзелеш идарәсе мастеры, баш инженеры, башлыгы;
- 1998–2004 — «НГДУ Туймазанефть» ҖЧҖ автотранспорт юл цехы башлыгы;
- 2004–2007 — «Октябрьский нефть-газ машиналары төзү заводы» АҖ генераль директоры;
- 2007–2013 — Башкортостан Республикасы Октябрьский шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгының беренче урынбасары;
- 2013 елның декабреннән — Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәре шәһәр округы администрациясе башлыгы[1][2].
«Башкортостан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе идарәсе рәисе[3].
Бүләкләре
- Салават Юлаев ордены (2017 елның 9 октябре) — нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен[4];
- «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале (Россия МЧСы);
- «Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе» исеме;
- Россия Федерациясе Оборона министрының Мактау грамотасы;
- Башкортостан Республикасы Сәнгать һәм тышкы икътисади элемтәләр министрлыгының Мактау грамотасы;
- «Башкортостан Республикасының дәүләт яшьләр политикасы мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе;
- Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты;
- Россия Федерациясе Спорт министрының Рәхмәт хаты.
Искәрмәләр
- ↑ Глава администрации: Шмелёв Алексей Николаевич. Официальный сайт Администрации городского округа город Октябрьский. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Алексей Шмелёв назначен главой администрации городского округа город Октябрьский Республики Башкортостан по контракту. РИА Башкирия (20 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Ассоциация «Совет муниципальных образований Республики Башкортостан». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Список награжденных государственными наградами Республики Башкортостан 9 октября 2017 года. Официальный сайт Главы РБ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.