Алексис Ципрас
Алексис Ципрас (Алексис Цыпрас; грек. Αλέξης Τσίπρας, 28 июль 1974, Афиннар) — Грециянең сул сәясәтчесе, «Синаспизмос» фиркасенең рәисе һәм Радикаль суллар коалициясенең әйдәманы. 2015 елның 26 гыйнварыннан Грециянең премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле
Амбелокипида урта мәктәпне тәмамлый. Афиннар милли техник университетында инженер-төзүчегә укып чыга. Университетны 2000 елда тәмамлый. Шәһәр һәм төбәк планлаштыру буенча аспирантурада белем ала. Афиннарны төзекләндерү буенча берничә мәкалә һәм проект авторы.
Мәктәптә үк иҗтимагый тормышта катнаша башлый, 1980-енче еллар ахырында Грециянең коммунистик партиясенең яшьләр оешмасы (KNE) әгъзасы булып китә.
2015 елның 25 гыйнварындагы вакытыннан алдагы парламент сайлауларында җиңү яулаганнан соң ул яңа коалицион хөкүмәт төзүгә ирешә. Нәтиҗәдә Алексис Ципрас 26 гыйнварда Грециянең яңа премьер-министры була[1].
Гаилә
Сылтамалар
- ↑ Грек премьеры Тәүратка кулын куеп ант итүдән баш тарта. Lenta.ru (26 гыйнвар 2015).