Алеут теле
Алеут теле (үзатамасы - Unangam Tunuu/Унáҥам Тунý) - Ерак Көнчыгышта, Төньяк Америкада таралган тел, алеутларның туган теле.
Таралышы
Алеут теле Русиянең Камчатка краенда, Төньяк Америкада таралган. Телне якынча Русиядә 50 (2010 ел), АКШта 300ләп (1995 ел) кеше белә дип санала .
Язу
Алеут язуы 1826 елда православие миссионерлары тарафыннан кирилл язуы нигезендә эшләнә, әмма Алеут утраулары АКШ составына күчкәннән соң ул кулланыштан чыккан; 1970-елларда АКШ алеутлары өчен латин язуы нигезендә әлифба эшкәртелгән.
1930-елларда СССРда алеутлары өчен латинлаштырылган әлифба эшкәртелгән, әмма ул гамәлгә кертелмәгән. 1990-еллардан Русиядә алеут теле кирилл язуы нигезендәге әлифба кулланыла:
| а | ā | б | в | г | г̡ | гу̌ | (д) |
| д̌ | (е) | (ē) | (ё) | (ж) | з | и | ӣ |
| й | ’й | к | қ | л | ’л | м | ’м |
| н | ’н | ң | ’ң | о | ō | п | р |
| с | т | у | ӯ | ф | х | ҳ | ц |
| ч | (ш) | (щ) | (ъ) | (ы) | (ы̄) | (ь) | (э) |
| (э̄) | (ю) | (ю̄) | (я) | (я̄) |
Русиядә 1990-елларда алеут телендә бердәнбер чыккан китабы булып мәктәп сүзлеге булып тора.