Алинә Сидеева

Сидеева Алинә Фәрит кызы - татар артисты.

1987 елның 19 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.

Уйнаган рольләре

Мөнирә – «Гашыйклар тавы», И. Юзеев.

Мәдинә – «Җилкәннәр», И. Бикбулатова.

Кария – «Көмеш чыршы» А. Гадел.

Клод – «Саран», Ж.-Б. Мольер.

Айсылу – «Былтыр кызы», Эсфир.

Даша – «Светофория». Б. Хайбуллин. Р. Фатыйхов.

Әсма – «Студентлар». Н. Гаетбаев

Мияулитта - "Ак тычкан" Ф.Галиев

Медсестра - "Өч аршын җир" А.Гыйләҗев