Алия Кәлимуллина
Алия Габделфәт кызы Кәлимуллина (Алия Кәлимуллина, рус. Алия Габделфатовна Калимуллина; 10 май 1976, Төркәш, Татарстан АССР) — Россия театр артисты. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2012).
Тәрҗемәи хәле
Алия Кәлимуллина 1976 елның 10 маенда Татарстанның Кукмара районы Төркәш авылында туа [1].
1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Шул ук елның маеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры труппасына кабул ителә [2].
2018 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый [2].
Г. Кариев исемендәге театрда эшләвен дәвам итә, фильмнарда төшә.
Театрдагы эшчәнлеге
Алия Кәлимуллина — Габдулла Кариев театры артисты. Ул төрле характердагы рольләрне уйный, балалар һәм яшүсмерләр өчен куелган спектакльләрдә катнаша.
Башкарган рольләре
- Куян – «Тозакка төшкән аучы» (Н. Дәүли, 1995);
- Мәфтуха – «Үги кыз» (Ә. Әхмәт, 1995);
- Гөлфинә – «Уеннан уймак» (Ш. Зәйни, 1995);
- Гөлнур – «Хыялдагы дөнья» (Ф. Галиев, 1995);
- Көрән, Тиен, Куян, Түләнтәй – «Керпе малае дуслар эзли» (Р. Корбан, 1995);
- Гыйлми, Нәсимә – «Башмагым» (Т. Гыйззәт, 1995);
- Зәйтүнә – «Тайгак кичү» (И. Сәлахов, Ф. Галиев инс., 1996);
- Зәйтүнә –«Үп мине, Зәйтүнә» (Н. Кәримова, 1996);
- Эльмира – «Яшен чаткысы» (Ш. Сарымсаков, 1996);
- Убырлы – «Мисс Убырлы» (Ф. Галиев, 1997);
- Фира – «Шау-шулы көн» (В. Розов, Ә. Хәйри, 1997);
- Муфф – «Кояш нуры» (А. Попеску, Р. Яппарова тәрҗ., 1998);
- Себрова - «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998);
- Таня – «Дөреслекме бу?» (И. Бикбулатова, 1999);
- Разыя –«Мәхәббәт өчпочмагы» (Ф. Галиев, 1999);
- Әче тел – «Борын-борын заманда» (Аманулла, 1999);
- Кыз –«Хикмәт бабай хикмәтләре» (А. Гаделшин, 2000);
- Шүрәле малае - «Шүрәлеләр ни атлы?» (Г. Гыйльманов, 2000);
- Иштәр карчык – «Кар кызының бәхете» (Г. Гыйлманов, 2000);
- Дорина – «Тартюф» (Җ.-Б. Мольер Н. Исәнбәт тәрҗ., 2001);
- Зөһрә, Шүрәле – «Тапкыр егет» (Д. Аппакова, 2003);
- Демони – «Гүзәл Аппаксылу» (Р. Сәгъди, 2001);
- Убырлы – «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002);
- Рәсимә – «Узма яшьлек заяга» (Ф.Галиев, 2002);
- Мияубикә – «32 нче март» (Р. Садриев, М. Сафин, 2002);
- Кондыз, Су анасы – «Алтынбәк һәм Су кызы» (М. Гыйләҗев, 2002);
- Чәчәк – «Сак-Сок» (Р. Батулла, 2003);
- Саҗидә – «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин, 2003);
- Маймыл – «Иске курчакларда Яңа ел» (Р. Сәгъди, 2003);
- Гайшә – «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт, 2004);
- Чеби – «Килмешәк» (Х. Ибраһим, 2004);
- Яшь бия – «Алмачуар» (Ф. Галиев, 2004);
- Герда – «Кар иле патшабикәсе» (Е. Шварц, 2004);
- Кыз – «Сержант» (И. Сираҗи, 2005);
- Чарли – «Гашыйк буласым килә» (Т. Миңнуллин, 2005);
- Һинд кызы – «Серле балдак маҗаралары» (М. Закирова, 2006);
- Су анасы – «Печән базары» (Р. Аюпов, 2006);
- Хезмәтче кыз – «Король Лир» (У. Шекспир, 2006);
- Әминә – «Җырларым»(Ф. Галиев, 2006);
- Фәридә – «Амазонкка һәм Айдар» (И. Зәйниев, 2006);
- Чегән кызы, Җил, Бәрән – «Алхимик» (П. Коэльо, 2007);
- Динә – «Йосыф-Зөләйха» (К. Гали, Н. Гайнетдин инс., 2007);
- Кети-кети – «Урман клаб» (И. Зәйниев, 2007);
- Сөт сатучы хатын – «Умырзая» (Р. Харис, 2008);
- 2 нче Бәти – «Бүре һәм Кәҗә» (Р. Корбан, 2008);
- Ала карга – «Кышкы әкият» (Ш. Фәрхетдинов, 2008);
- Сара - «Ничек миллионер булырга?» (М. Гыйләҗев, 2009);
- Бәдига карчык, Нәгыймә – «Галиябану» (М. Фәйзи, 2009);
- Биембикә – «Җиде кыз» (Н. Исәнбәт, 2011);
- Сафура – «Зәйтүнәкәй» (Р. Батулла, 2011);
- Ак Барс, Енот – «Ак Барс маҗаралары» (Х. Ибраһим, 2012);
- Апуш – «Әйт әле, күбәләк» (Т. Миңнуллин, 2014);
- Сөт анасы – « Айрыз батыр» (Р. Зәйдулла, Р. Әюпов, 2015);
- Сәмидә – «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батулла, 2015);
- Кубызчы, Әби – «Артист» (Р. Зәйдулла, 2016);
- Хәдичә – «Супер кияү» (Т. Миңнуллин, 2017);
- Пелегрина, Натали, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (Кейт ди Камилло, тәрҗ. һәм инс. Н. Кәримова);
- Әхмәдулланың апасы, әнисе – «Кәҗүл читек» (Г. Исхакый, Н. Кәримова инсц.);
- Сиринә - «Шәй-бу! Шай-бу!» (К. Кәримов, 2019);
- Неверленд утравында яшәүче - «Питер Пэн» (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.).
- Халисә - «Корт» (Ф. Галиев, 2020);
- Света, күмәк сәхнәләр - «Ак чәчәкләр кебек...» (Р. Мухина,2021);
- Шәфкать туташы, күмәк сәхнә - «Бер тамчы ярату» (Р. Әюпов,2021);
- Остазбикәләр - «Сөннәтче бабай» (Г. Исхакый; Б. Минкин һәм Л. Әбүдарова инсценировкасы, 2021);
- Йосыфның туганы - «Йосыф» (Кол Гали поэмасы мотивлары буенча);
- Песи - "Тау битендә Сабантуй" (И. Хафизов, Р. Абянов);
- Җәвәһирә - "Умырзая" (Р. Харис) [1].
Бүләк һәм премияләре
- 2009 ел — «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче;
- 2012 ел — Татарстанның атказанган артисты;
- 2017 ел — «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» театр фестивале лауреаты — «Артист» (Р.Зәйдулла) спектаклендә әби ролен башкарганы өчен [1].
Гаиләсе
Ире — Фәнис Кәлимуллин, Татарстан Республикасының халык артисты. Г. Кариев исмемендәге театрда эшли[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы. Казанский Татарский государственный театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ 1 2 Калимуллина Алия Габделфатовна. theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Пресс-служба министерства культуры РТ. В кинотеатре «Мир» состоится пресс-показ фильма «Тутык кынгырау». mincult.tatarstan.ru (19 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Радиф Кашапов. «Куктау-20»: исследуем историю татарстанского кино. Часть 28-я: «Одна встреча — это целая жизнь». realnoevremya.ru (4 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
- ↑ Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улы. Казанский Татарский государственный театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.