Алмания ФҖ гимны
Алмания ФҖ гимны | |
---|---|
Көйязар | |
Текст авторы | Август Генрих Гофман фон Фаллерслебен[d] |
Дәүләт | |
SEO_description | Гимн Германии — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Гимн Германии — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Алмания ФҖ гимны РУВИКИ.Медиада |
Einigkeit und Recht und Freiheit (Бердәмлек, Хокук, Хөррият) — Алмания Федератив Республикасының дәүләт гимны.
Гимн тексты
Deutsch: | Татарча: | Tatarça: |
Einigkeit und Recht und Freiheit
Für das deutsche Vaterland. |
Бердәмлек, Хокук, Хөррият
Алман җирендә хаким. |
Berdämlek, Xoquq, Xörriät
Alman cirendä xäkim. |
Гимнның тарихы
Франц Йозеф Һайдн (Franz Joseph Haydn' (1732—1809)) язган дип санала. Бу — рәсми караш. Дүрт куплеттан торган сүзләрен Аугуст фон Фаллерслебен (August Heinrich Hoffmann von Fallersleben (1798—1874)) иҗат иткән, монысы төгәл билгеле. Гимнның музыкасы Австриянең иске король гимнына нигезләнеп язылган дигән фикер дә бар, бу гимн беренче тапкыр 1797 елның 12 февралендә башкарылган булган. Хәер, безнең көннәргә кадәр сакланып калган тагын бер чыганак та бар әле — шул ук көйгә җырлана торган көньяк алман халык җыры. Аның беренче сүзләре: “Wieder klingen deutsche Lieder…” (Яңадан алман җырлары яңгырый).
Гимн 1922 елда Алман Республикасының беренче президенты Фридрих Эберт (Friedrich Ebert) тарафыннан расланган. Хәзерге заманда Фаллерслебен шигыренең өченче куплеты гына рәсми рәвештә башкарыла, гимнның исеме дә шул куплетның беренче сүзләреннән алынган: “Einigkeit und Recht und Freiheit” (Бердәмлек, Хокук, Хөррият). Веймар республикасында дүрт куплет та гамәлдә булган. Фашизм чорында (1933-1945 елларда) башлангыч текстның беренче куплеты гына кулланылган, ә шуннан соң "Һорст Вессель җыры" (Horst-Wessel-Lied) исемле фашистик марш башкарылган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң „Deutschland über alles“ (“Алмания барыннан да өстенрәк” — Фаллерслебен шигыре нәкъ шулай башлана) рухында язылган өч куплетны рәсми кулланыштан төшереп калдырганнар. Шуңа да карамастан, Алманиядә аларны рәсми булмаган шартларда башкаруны тыя торган канун юк.