Амбар көясе
Амба́р көясе́, бөртекле ашлык көясе (Nemapogon gronellus) - күбәләк, чын көяләр гаиләлегеннән. Канат җәеме 9-14мм. Алгы канатлары кара таплы, көмешсу-соры төстә, арткы канатлары соры яки коңгырт. Кортлары 10 мм озынлыкта, саргылт-ак. ТРда киң таралган, ашлык амбарларында, өйләрдә күп очрый. Кортлары ашлыкка, ашлык продуктларына, сохарига һәм кабак орлыгына зыян китерә. Кузыга әверелеп кышлый. Күбәләкләрнең беренче буыны язын барлыкка килә һәм 100 ләп күкәй сала. 1 елда бер-ике буын үсеп җитә. Амбар көясе белән көрәш чаралары турында карагыз Амбар утчыллары.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ Vlinderstichting vlinders (нидерл.)
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ 1 2 Catalogue of the Lepidoptera of Belgium (ингл.) — 2018.