Анастасия Станко
Анастасия Романовна Станко (укр. Анастасія Романівна Станко; ; 8 август 1986, Нижнев, Ивано-Франковск өлкәсе) — украин журналисты, телевидение алып баручы һәм җәмәгать эшмәкәре. «Громадское телевидение» тапшыруының баш мөхәррире (2020 ел).
Тәрҗемәи хәле
Анастасия Романовна Станко 1986 елның 8 августында Ивано-Франковск өлкәсенең Нижневе шәһәрендә туган. Бала чагында журналист яки археолог булырга хыялланган[1]. «Пласта» скаут оешмасы әгъзасы, «Пласта» Киев ячейкасының пресс-секретаре[2].
Иван Франко исемендәге Львов дәүләт университетының журналистика факультетын (2008) тәмамлаган. Беренче курста курсташлары белән бергә студентларның «13» гәзитен оештыра[3]. Икенче курстан Львовта «Эко Радиода» эшли башлый, «Бергә» телеканалы оештыруда катнаша. Бишенче курста «Ровно 1» телеканалы белән хезмәттәшлек итә башлый. 2008 елда Киев каласына күченә, «Беренче милли» каналның журналисты була. 2011 елда ТВі журналисты була. «Стоп цензуре!» хәрәкәте әгъзасы[4].
2013 елда «Громадское телевидение» проектын оештыручыларның берсе була[5]. «Громадское радио» проектын төзү өстендә эшли[6]. 2013 ел сентябрендә «Генплан» авторлык программасын алып бара башлый[7]. 2013 елның ноябрендә Польшада әзерлек үтә[8].
Евромайдан вакытында Киевта үткән вакигалар трансляциясен алып бара[9][10]. 2014 елның маенда «Демократик альянс» партиясен хуплавы турында белдерә[11]. 2014 ел башыннан Украинаның көнчыгышында кораллы низаг башлану белән хәрби хәрәкәт зонасындагы вакигаларны яктырта[12]. 2014 елның 14 июнендә Станконы Луганск өлкәсенең Меловые касабасы янында Россия чик сакчылары кулга ала[13]. Өч сәгать үткәннән соң журналисты җибәрәләр[14]. Моннан соң Украинаның Прокуратурасы журналист Анастасия Станконы законсыз кулга алулары һәм профессиональ эшмәкәрлегенә комачау ясаганнары өчен тикшерү башлый[15].
2014 елның 1 июлендә Станко һәм оператор Илья Безкоровайныйны Луганск Халык Республикасы вәкилләре кулга ала. Журналистарның югалу факты буенча Украинаның Эчке эшләр министрлыгы сайты җинаять эше ача[16]. Украина Президенты Петр Порошенко Станко һәм Илья Безкоровайныйны коткару өчен барысын да эшләргә куша. ОбСЕ вәкиле Дуня Мияткович җаваплы кешеләрне кичекмәстән журналисларны азат итәргә чакыра[17]. ЛНР вәкилләре сүзе буенча, журналистар шымчылык эшмәкәрлеге өчен кулга алына[18]. Икенче көненә өч эре Россия телекомпанияләр җитәкчеләре Олег Добродеев (ВГТРК), Константин Эрнст (Беренче канал) һәм Владимир Кулистиков (НТВ) ЛНР җитәкчелегенә «Громадское телевидение» журналистларын иреккә чыгару өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итә[19]. Нәтиҗәдә ЛНР башлыгы Валерий Болотов журналистарның иреккә чыгарылуы турында хәбәр итә[20].
2014 елның 10 ноябрендә Станко «Громадское телевидение» җәмәгать оешмасы әгъзасы итеп алына[21]. 2015 елның маенда «Громадское телевидение» оешмасының программа советы составына керә[22]. 2015 елның июнендә «Хезмәтләре өчен» дәүләт орденыннан баш тарта[23][24]. «Стоп цензуре! Граждане за свободные страны» конкурсының жюри составына керә[25].
2016 елның 8 июлендә АТО штабы матбугат үзәге Украина хәвефсезлек хезмәтеннән Украина Кораллы Көчләренең хәрби объектларын урнаштыру турындагы маглүмәтләрне таратуы өчен хәрби хәрәкәтләр зонасында Анастасия Станко, Константин Реуцкий һәм Юлия Полухинаның аккредитациясен туктатуны сорый[26]. 2016 елның 29 авгусында Станко һәм Реуцкийга аккредитация төзелә[27].
2020 елның апреленнән — «Громадское телевидение» проектының баш мөхәррир урынбасары [28]. 2020 елның авгусында «Громадское телевидение» проектының берләшкән редакциясен җитәкли[29].
Фильмнары
2015 елда Анастасия Станко Александр Жеребко белән бергә «Битва за „Октябрь“» фильмында төп рольне башкара. Фильм «86» кинофестивале программасының финалисты була[4].
Ангелина Карякина белән бергә Евромайдан турында «20 февраля. Излом» һәм «Амнистия» фильмнарын төшерә[30][31]. «20 февраля. Излом» фильмы Mezhyhirya fest-2016 фестиваленең «профессиональ тикшерү» номинациясендә бүләк ала[32].
«Тайный изолятор СБУ» фильмы басмасыннан соң Украина территориясендәге яшерен төрмәләр турындагы Анастасия Станконың мәгълүматары «Миротворец» сайты базасына кертелә[33].
Йогынтысы
Станко 2020 елда «Фокус» атналыгы төзегән «Украинаның 100 иң тәэсирле хатын-кызлары» исемлегенә керә[34].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Телепресса фавориты (2014 — өченче урында)[35]
- Украинаның оборона министрлыгының рәхмәт хаты ( 30 май 2017 ел)[36]
- Матбугат азатлыгы өчен журналистларны яклау комитеты премиясе (2018)[37]
- Халыкара хатын-кыз-медиа-фондыннан журналистикада кыйыулыгы өчен бүләк (2019)[38]
Шәхси тормышы
Искәрмәләр
- ↑ Мусаева – балерина, Станко – археолог, МакГаффи – бармен. Параллельная реальность украинских журналистов.detector.media (6 июня 2015).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Тікайте в "Пласт" від пожеж, убивств і Тимошенко (укр.). oldvideo.detector.media(26 января 2013).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Відома франківчанка Анастасія Станко. Біла ворона чи журналістика як покликання. (26 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ 1 2 Людей завжди складно обманути, якщо вони думають (6 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ «Громадське ТБ»: «Все гірше, ніж ви думаєте, але надія є» (14 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Українські журналісти працюють над запуском «Громадського радіо» (17 июль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Настя Станко розповіла про свій «Генплан» на «Громадському радіо» (27 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Про те, чому більшість українських журналістів хоче до Євросоюзу (14 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ На роботу як на… службу. Як стрімери готуються до своїх трансляцій (укр.).detector.media(4 февраля 2014).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ «Громадське ТБ»: реальный протест в реальном времени.detector.media (20 января 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ YouTube сайтында Анастасія Станко: Я підтримую Демократичний Альянс
- ↑ Долженкова Інна.Війна. Жіночий погляд (укр.). detector.media(1 июля 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Настя Станко зникла на російському кордоні (ОНОВЛЕНО) (укр.).detector.media (14 июня 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Станко затримали за те, що вона нібито на метр перейшла кордон з Росією. Журналістку вже відпустили (укр.).detector.media(14 июня 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Розпочато розслідування за фактом затримання російськими прикордонниками журналістки «Громадського ТБ» (укр.). detector.media (18 июня 2014).Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Столична міліція почала розслідувати зникнення Станко та Безкоровайного (укр.) (1 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Дуня Міятович закликала звільнити журналістів «Громадського ТБ» (укр.) (1 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Станко та Безкоровайний затримані терористами «за шпигунство на користь української армії» - ЛНР (укр.) (1 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Российские телеканалы попросили ЛНР освободить украинских журналистов (рус.) (2 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Журналистку "Громадського ТБ» Настю Станко отпустили боевики ЛНР (укр.) (2 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ «Громадське ТБ» замінило Мустафу Найєма в програмній раді Кірою Толстяковою (укр.) (10 ноябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Романа Скрыпина сместили с поста руководителя «Громадського ТБ» (рус.) (27 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Станко, Гуменюк, Задорожний, Левін, Стек відмовилися від президентського ордену «За заслуги» (укр.) (5 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Непотрібні ордени від Президента? (укр.) (6 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Оголошено переможців 4-го Міжнародного конкурсу «Стоп цензурі! Громадяни за вільні країни» (укр.) (17 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ СБУ просят приостановить аккредитацию журналистов, засветивших позиции сил АТО (8 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ СБУ поновила акредитацію журналістам «Громадського» Станко та Реуцькому (коментар Горчинської) (30 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ «Громадське» створило об’єднану редакцію (2 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Настя Станко очолила редакцію hromadske (5 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Фільм «20 лютого. Злам». Сумління Насті Станко (24 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ «Амністія». Нестерпна правда про Майдан (22 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Mezhyhirya fest-2016 назвав імена найкращих журналістів-розслідувачів (7 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ «Миротворець» хоче запроторити журналістку Станко до «секретної в’язниці СБУ для представників Amnesty International» (28 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ #63 Анастасия Станко в рейтинге «самых влиятельных женщин Украины по версии журнала Фокус». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Андрій Цаплієнко став володарем премії «Фаворит телепреси – 2014» (+ результати голосування експертів) (укр.). detector.media (22 октября 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Закусило Мар'яна. «Громадське» засуджує цькування Оксани Гаврилюк і Насті Станко: «Ми думаємо над більш системною, організованою реакцією спільноти» (укр.). detector.media (14 июня 2017). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Настя Станко та ще троє іноземних журналістів отримали Міжнародну премію за свободу преси (21 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Рябоштан Іра. Дві українські журналістки стали лауреатками премії за сміливість у журналістиці (укр.). detector.media (10 июля 2019). Дата обращения: 8 марта 2021.
- ↑ Родители Насти Станко открыли памятник Героям Небесной сотни (ФОТО) (24 ноябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ Анастасія Станко та Ілля Безкоровайний одружились (25 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
- ↑ У Насті Станко народився син (2 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2021.
Сылтамалар
- Скибицкая Юлиана Сексизм, стеклянный потолок и буллинг. Почему в Украине женщинам-журналистам опаснее работать, чем мужчинам (20 октябрь 2020).