Ангкор Борей һәм Пһном Да

Борынгы Фунань патшалыгының Ангкор Борей (Кхмер телендә:អង្គរបុរី) һәм Пһном Да (Кхмер телендә:ភ្នំដា) урыннары көньяк Камбоджаның Такео Провинциясендә Ангкор Борей районында урнашкан.[1] Бу урыннардан иң элек даталанган археологик материал безнең эрага кадәр якынча 400 елга карый.[2] Аларда иң элек даталанган Кхмер язуы һәм Кхмер сынчылыгының иң иртә традициясе бар.[2] Пһном Да калкулыгында һаман да булган 11-енче гасыр гыйбадәтханәсе бар. Соңгы елларда археологик урыннарга туристларның үсүче саннары килә башлаган. Шул ук вакытта даирәдә җитди проблема булып борынгы әйберләрне талау һәм законсыз трафиклау тора.[3]

Дөнья Мирасы статусы

Урын 1992 елның 1 сентябрендә мәдәни төркемгә ЮНЕСКО Дөнья Мирасы алдан исемлегенә кертелгән булган.[1] Тәкъдим итү 2020 елның 27 мартында яңартылган булган.[4]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Site d'Angkor Borei et Phnom Da - UNESCO World Heritage Centre Retrieved on 2009-03-27.
  2. 1 2 Peregrine, Peter Neal; Ember, Melvin, eds (2001). Encyclopedia of Prehistory. 3 : East Asia and Oceania (2 ed.). Springer Publishing. ISBN 978-0-306-46257-3. 
  3. Miriam T. Stark and P. Brion Griffin, “Archaeological Research and Cultural Heritage Management in Cambodia's Mekong Delta: The Search for the ‘Cradle of Khmer Civilization,’” in Marketing Heritage: Archaeology and the Consumption of the Past, ed. by Yorke Rowan and Uzi Baram, Walnut Creek, California: Altamira Press, 2004, 117–141.
  4. The Site of Angkor Borei and Phnom Da (ингл.). UNESCO World Heritage Centre (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2020.