Андрей Зенитов
Андрей Зенитов (Андрей Михаил улы Зенитов,15 май 1913 — 20 октябрь 1975 (62 яшь)) — химик-технолог, ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1952, яңа синтетик каучык төрен эшкәртү һәм кулланышка кертү өчен), Казан синтетик каучык заводының баш инженеры (1949-1959, 1963-1973), ТАССР ХХШ химия сәнәгате идарәсенең баш инженеры (1959-1963).