Андрей Киреев

Андре́й И́горевич Кире́ев (6 июль 1985, Рязань, Рязань өлкәсе, РСФСР, СССР) — элеккеге Россия футболчысы, сакчы һәм ярымсакчы позицияләрендә чыгыш ясый[3][4].

Тормыш юлы

Мәскәү җыелма командасы составында 2002 елда Мәскәүдә узган БДБ, Балтия илләре һәм Россия төбәкләренең Халыкара спорт яшүсмерләр уеннарында җиңү яулый, Петербург командасына каршы финал матчында (4:0) дубль ясый[5]. Бу команда рәсми милли җыелма команда булмый[6]. Киреевның Россиянең нинди дә булса рәсми җыелма командалары (яшүсмерләр, яшьләр яки төп команда) өчен чыгыш ясавы турында мәгълүматлар юк[7]. Беренче тренеры — Павел Коваль[8].

Профессиональ карьерасы

Башта ЦСКАның юниорлар командасында уйный, аннары төп команда белән контракт төзи һәм анда дубль өчен чыгыш ясый. 2004 елда Мәскәүдә икенче дивизионда уйнаучы Новотроицкның «Носта» клубына күчә. 2006 ел башында Казанның «Рубин» клубы белән өч еллык килешү төзи[9].

2007 елның 27 июлендә Премьер-лиганың 16 нчы турында Мәскәүнең «Локомотив» клубына каршы матчта, 89 нчы минутта Дмитрий Васильевны алыштырып, «Рубин»ның төп составында беренче тапкыр чыгыш ясый[10]. Шулай ук клуб составында Интертото кубогының ике матчында — Венгриянең «Залаэгерсег» һәм Австриянең «Рапид» командаларына каршы уеннарда катнаша. Казан клубының төп составында урын өчен югары конкуренция аркасында, Киреев башка клубка күчәргә була. 2008 елгы сезон алдыннан «Спартак-Нальчик»та карауда була, әмма 3 мартта «Ростов» белән контракт төзи[11]. Ярты елдан соң Беренче дивизионның башка клубына — Подольскның «Витязь» клубына күчә, аннан 2010 ел башында Курскның «Авангард» клубына күчә.

2019/2020 сезонында Түбән Каманың «Нефтехимик» клубында уйный [12].

2020 елның 27 июнендә Тольяттиның «Акрон» клубы составына керде[13]. 2020/21 сезонының беренче яртысында «Акрон» өчен ФНЛ беренчелегендә 10 матч үткәрә[14] һәм 2021 елның 13 гыйнварында клубтан китте[15]. 2022 елның 1 гыйнварында профессиональ карьерасын тәмамлый.

Мактаулы исемнәре

  • Россия Беренче дивизионы җиңүчесе: 2008 («Ростов» составында);
  • Россия Икенче дивизионы җиңүчесе;
  • Халыкара спорт яшүсмерләр уеннары җиңүчесе: 2002.

Еврокубокларда катнашу

Интертото Кубогы 2007: 2 уен

Искәрмәләр

  1. Andrey Kireev // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. ANDREY KIREEV // Base de Datos del Fútbol Argentino (исп.)
  3. Андрей Киреев, Защитник - Трансферы. Бомбардир. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  4. Andrey Kireev - Player profile. Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  5. Юношеские игры. Противостояние столиц. Москва оказалась сильнее Архивная копия от 12 сентябрь 2017 на Wayback Machine, «Советский спорт», Евгений Васильченко, 27 июня 2002 года
  6. Андрей Киреев. FootballTop.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  7. Киреев Андрей Игоревич. 100bombardirov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  8. Андрей Киреев: «Решать высокие задачи всегда интересно». fcnh.ru (5 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  9. «Рубин» подписывает молодежь Архивная копия от 26 гыйнвар 2010 на Wayback Machine Советский спорт, 4 марта 2006
  10. Протокол матча «Рубин» — «Локомотив»: Россия, Чемпионат России, Премьер-лига 2007, Тур 16 — 3:0 Архивная копия от 7 апрель 2010 на Wayback Machine Sportbox.ru, 27 июля 2007
  11. «Ростов» купил специалиста по пенальти Комсомольская правда, 5 марта 2008
  12. Андрей Киреев 1985. www.sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  13. Иван Соколов. Новичок ФНЛ «Акрон» подписал воспитанника ЦСКА (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2020. Архивировано 27 июнь 2020 года.
  14. Andrey Kireev - Detailed stats. Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.
  15. Andrey Kireev's Stats. FootyStats. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.