Анна Донат

Анна Юлия Донат (маҗар. Donáth Anna Júlia; 1987 елның 6 апреле, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан сәяси эшлеклесе. Моментум Хәрәкәте  [рус.] партиясе вице-президенты. 2019 елдан Европа парламентының депутаты. «Европаны яңартып» сәяси төркем әгъзасы булып тора.

Тәрҗемәи хәле

Анна Донат 1987 елның 6 апрелендә Маҗарстан башкаласы Будапештта Ласло Донат  [маҗар.](Donáth László) һәм Ильдико Мунтаг (Muntag Ildikó) гаиләсендә туа[1]. Ул өч абыйның һәм апаның иң кечесе. Әтисе Ласло Донат — пастор һәм Маҗарстан Социалистик партиясеннән Милли җыелышның элеккеге әгъзасы[2]. Аның әтисе ягыннан бабасы, Ференц Донат  [маҗар.] (Donáth Ferenc), юрист һәм 1956 елда Маҗарстан күтәрелеше вакытында Маҗарстан Социалистик эш партиясе Үзәк Комитетының өч секретаренең берсе була[3].

Будапештның Бекасмегьер районында Вереш Петер исемендәге гимназияне тәмамлаган. Будапешт университетында социологияне өйрәнгән, Амстердам университетында миграция һәм этник тикшеренүләрне өйрәнгән. Укуны тәмамланганнан соң Европа комиссиясендә стажировка уза, аннары, мигрантларга ярдәм итүче Menedék хөкүмәтнеке булмаган оешмасында проект менеджеры булу өчен, Маҗарстанга кайта. 2016 елда яшьләр Моментум Хәрәкәтенә кушыла һәм 2018 елның июнендә партиянең вице-президенты була. Донат 2018 елда Маҗарстанда Парламент сайлауларында кандидат була, анда партия бер парламент урынын да ала алмый.

2018 елның декабрендә ул эш сәгатеннән тыш сәгатьләрнең кискен артуын аңлаткан «коллык законы» дип аталган хезмәт законнарын үзгәртүгә каршы массакүләм протестларда катнаша[4]. Протест акциясе вакытында тоткарлана.

2019 елгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча Европа парламенты депутаты итеп сайлана. Моментум Хәрәкәте партия исемлегендә икенче була һәм Каталин Чех белән бергә сайлана. 2019 елның 29 маенда «коллык турында» законга каршы протестлар турындагы эш буенча суд эзәрлекләвеннән саклаучы депутат кагылгысызлыгыннан баш тарта[5].

Искәрмәләр

  1. Anna Júlia Donáth. European Parliament. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2019. Архивировано 25 август 2019 года.
  2. Donáth László. National Assembly. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2019. Архивировано 25 август 2019 года.
  3. McLaughlin, Daniel. New generation taps Hungary's protest tradition to take on Orbán, The Irish Times (24 December 2018).
  4. Коваль, Илья. В Венгрии не утихают протесты против «закона о рабстве». Deutsche Welle (22 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2021.
  5. Lemond mentelmi jogáról Donáth Anna  [маҗар.], Heti Világgazdaság (30 May 2019).

Тема буенча өстәмә