Артемий Веселов
Артемий Веселов | |
---|---|
Туган көне | 18 октябрь 1906 |
Туган | |
Вафат көне | 1994[1] |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | укытучы, галим, педагог |
Бүләк һәм премияләр |
Артемий Николаевич Веселов (18 октябрь 1906 — 1994) — ССРБ һәм Россия галиме, педагог, педагогия фәннәре докторы, профессор. Курск педагогия институты ректоры.
Биографиясе
Артемий Николаевич Веселов 1906 елда Ярославль губернасының Марьино авылында туган. 1928 елдан алып КПСС әгъзасы булып тора.[2]. 1930 елда К.Либкнехт исемендәге Мәскәү педагогия институтының иҗтимагый-икътисади бүлегендә укый һәм шул ук елда югары мәктәптә педагогик эш башлый. 1943 елдан 1994 елга кадәр Курск педагогия институтында эшли, ректор, кафедра мөдире, педагоглык кафедрасы профессоры була. Россия профессиональ-техник белем бирү тарихын тирән тикшерә һәм анализлый. Педагогия фәннәре докторы дәрәҗәсенә дәгъва итеп, 1952 елда «Очерки истории низшего профессионально-технического образования и подготовки рабочих кадров в РСФСР» темасына диссертацияне уңышлы яклый. 1964 елда профессор гыйльми исемен ала[3].
Веселов 50 фәнни эш, шул исәптән педагогика тарихы өчен әһәмиятле булган монографияләр авторы булып тора. 1982 елда «Очерки истории профессионально-технического образования в СССР» монографиясен әзерләүдә катнашкан өчен К.Д.Ушинский исемендәге ССРБ педагогия фәннәре академиясе премиясына лаек була[4][5].
А.Н.Веселов Курскта яшәгән. 1994 елда вафат була.
Наградалары
- Ленин ордены,
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены,
- К Д. Ушинский медале,
- РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы,
- К.Д.Ушинский исемендәге ССРБ Педагогия фәннәре академиясе премиясе
Библиография
- Веселов А. Н. Низшее профессионально-техническое образование в РСФСР. – М., 1955;
- Веселов А. Н. Среднее профессионально-техническое образование в дореволюционной России. – М., 1959;
- Веселов А. Н. Профессионально-техническое образование в СССР. – М., 1961.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Педагогическая энциклопедия. Том 1. Гл. ред.- А.И. Каиров и Ф.Н. Петров. М., 'Советская Энциклопедия', 1964. 832 столб. с илл., 7л. илл.
Сылтамалар
- 18 октябрь көнне туганнар
- 1906 елда туганнар
- Ярыслау губернасында туганнар
- 1994 елда вафат булганнар
- Русиядә вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- РСФСР халык мәгарифе отличниклары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча галимнәр
- Әлифба буенча педагоглар
- ССРБ галимнәре
- ССРБ педагоглары
- Русия галимнәре
- Русия педагоглары
- 1994 елда вафатлар
- Педагогика фәннәре докторлары
- СБКФ әгъзалары
- Россия империясендә туганнар