Афанасия Цумелека
Карьерасы
2002 елда Афанасия Европа чемпионатында катнаша. 20 километрлык аралыкта, мизгелдә иң яхшы шәхси нәтиҗә күрсәтеп, 9 нчы була. Бер елдан соң үткән яшьләр чемпионатында Цумелека алтын медальле, ә дөнья чемпионатында 7нче урынны яулый.
Афинада Олимпия уеннарында Афанасия, көмеш медаль иясе Олимпиада Иванованы 5 секундка узып, алтын медальгә лаек була. күпсанлы фикерләр буенча, грек спортчысы финиш сызыгы кагыйдәләрен боза[2]. Моңа кадәр аңа ике сары карточканы күрсәтәләр һәм дистанциясенең соңгы стадиясендә судья Цумелекка өченче сары карточканы күрсәтә. Әмма моннан соң да квалификациядән мәхрүм итмиләр, Олимпиада Иванова сүзләре буенча, судьялар ярышлар хуҗабикәсен һәм лидерны куып җитәргә мөмкинлек бирмиләр.
Россияле Афанасияны ярыштан төшереп калдырдылар һәм аңа аны куып җитәргә мөмкинлек бирделәр, дип уйлый. Әммә Цумелека финишка барып җитә һәм алтын медаль ала. Россиянең җиңел атлетика Федерациясе протест бирмәскә карар итә[3]
2005 елда дөнья чемпионатында Афанасия квалификациясызлана. Пекинда Олимпия уеннарында ул 9 нчы була. Әммә 6 августта үтә торган допинг-тест нәтиҗәләре буенча, аның сидегендә эритропин табалар һәм җиңел атлетны вакытлыча ярышлардан читләтәләр. 2009 елның 17 гыйнварында спортчы карьерасын тәмамлавы турында игълан итә, 29 апрельда аның допинг-тесты уңай нәтиҗә бирә һәм 18 ноябрьдән халыкара олимпия комитеты Афанасияне дисквалификацияли.
Искәрмәләр
- ↑ Athanasía Tsoumeleka // World Athletics Database
- ↑ Олимпиада. Анонс на пятницу. Rambler-Афины2004. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2013. Архивировано 5 февраль 2013 года.
- ↑ Сборную не могут защитить от судей. KM.RU Спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2013. Архивировано 5 февраль 2013 года.
Сылтамалар
- Профиль. IAAF. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2013. Архивировано 5 февраль 2013 года.(инг.). IAAF. Тәүге чыганактан 2013 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган. архивланган 5 февраль 2013. 23 гыйнвар 2013 тикшерелгән.