Ашот Мелконян
Ашот Мелконян (рус. Ашот Агасиевчи Мелконян, әрм. Աշոտ Աղասիի Մելքոնյան, 16 февраль 1961, Ахалкалаки[d]) — тарих фәннәре өлкәсендә совет һәм әрмән галиме, тарих фәннәре докторы (2002), профессор (2004), Әрмәнстан Милли Фәннәр академиясенең тулы әгъзасы (2014; 2006 елдан бирле корреспондент әгъза). Әрмәнстан Милли Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры (2002 елдан) һәм Әрмәнстан Милли Фәннәр Академиясе Президиумы әгъзасы (2021 елдан).
Тормыш юлы
1961 елның 16 февралендә Әрмәнстан ССРның Ахалкалаки шәһәрендә туган.
1977 - 1982 елларда Ереван дәүләт университетының тарих факультетында укыган.
1986 елдан Әрмәнстан Милли Фәннәр академиясенең Тарих институтында - Әрмәнстан Фәннәр академиясендә аспирант, өлкән лаборатория ярдәмчесе, фәнни ярдәмче, 1991 - 1995 елларда - фәнни сәркатип, 1995 - 2002 елларда - әлеге фән институтының директор урынбасары һәм 2002 елдан - әлеге институтның директоры вазифаларын били.
2021 елдан, төп эшчәнлеге белән беррәттән, ул Әрмәнстан Милли Фәннәр Академиясенең Президиумы әгъзасы була [1][2].
Фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм фәнгә керткән өлеше
А.А. Мелконянның төп фәнни-педагогик эшчәнлеге Әрмәнстан дәүләтчелеге тарихы, Әрмәнстан-Грузия мөнәсәбәтләре, XIX - ХХ гасырның Әрмәнстан милли азатлык хәрәкәтләре, 1878 - 1923 елларда Османлы Империясендә әрмән геноциды, Әрмәнстан биеклеге тарихы һәм проблемалары белән бәйле. Ул Көнбатыш Әрмәнстан тарихы, Бөек Ватан сугышында әрмән кешеләренең катнашуы, Әрмәнстан вакытлы матбугаты һәм демография, Артах һәм Рәсәй-Әрмәнстан мөнәсәбәтләре, Беренче Әрмәнстан Республикасы тарихы буенча тикшеренүләр алып барган. 1918 - 1920 һәм 1920 - 1991 еллардагы Әрмәнстан ССР тарихы белән кызыксынган. A.A. Мелконян - БДБ илләре тарихчылары ассоциациясе әгъзасы, Әрмәнстан Республикасы Милли Фәннәр Академиясенең Тарих институтының махсуслаштырылган Советы Рәисе [1][2] һәм Академик Совет әгъзасы булып тора. Месроп Маштоц исемендәге Борынгы кулъязмалар институтының академик совет әгъзасы да булып хезмәт итә. Шулай ук, ул "Гуманитар һәм хокукый тикшеренүләр" [3] фәнни-теоретик журналы һәм "Өлкә һәм дөнья" фәнни-аналитик журналы редакциясе советы әгъзасы, "Рәсәй хәрби-психологик журнал" фәнни-практик журналының тарихи фәннәр бүлеге әгъзасы буларак хезмәт юлын дәвам итә [4].
1989 елда ул "XIX гасырның беренче утыз елында Көнбатыш Әрмәнстанның Эрзурум өлкәсенең әрмән халкы" дигән тема буенча кандидатлык диссертациясен, 2002 елда тарих фәннәре докторы дәрәҗәсе өчен докторлык диссертациясен яклады. 2004 елда ул профессор гыйльми исеменә лаек булды. 2006 елда ул корреспондент әгъза, 2014 елда - Әрмәнстан Милли Фәннәр академиясенең тулы әгъзасы итеп сайланды. Л.A. Тавадян йөз егермедән артык фәнни хезмәт, шул исәптән әйдәп баручы фәнни журналларда басылган егерме фәнни мәкаләнең авторы [1][2].
Библиография
- Армянское население области Эрзурум Западной Армении в первое тридцатилетие XIX века. - Ереван, 1989. - 209 с[5].
- Эрзерум. — 1994[6].
- Армения тарихы — 1998.
- История армянского народа с древнейших времён до современности. — Ереван: Анкюнакар, 1999. ( Э. Даниелян белән авторлыкта)[7].
- Джавахк в XIX веке и первой четверти XX века. — Ереван, 2007.
- Авыр заманнардагы бөек әрмәнебез: архиепископ Месроп Ашчян (тормышы һәм эшчәнлеге)(әрм. Մեր դժվար ժամանակների մեծ հայը՝ Մեսրոպ արքեպիսկոպոս Աշճյան (կյանքն ու գործը)) /төз. А. Мелконян. — Ереван, 2007[8].
- Арарат. Әрмән үлемсезлеге символы (әрм. Արարատ. Հայոց անմահության խորհուրդը). — Ереван, 2008[8].
- Армения яшерен дәүләт документларында (1922–1929 еллар) (әрм. Հայաստանը պետական գաղտնի փաստաթղթերում (1922–1929 թթ.)) / сост. А. Мелконян. — Ереван, 2008[8].
- Армения тарихы (иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә кадәр). — Ереван: Зангак, 2008. (Э. Л. Даниелян белән авторлыкта)[9].
- Армения тарихы һәм демографиясе проблемалары (мәкаләләр җыентыгы) (әрм. Հայաստանի պատմության և ժողովրդագրության հիմնահարցեր (հոդվածների ժողովածու)). — Ереван, 2011[8].
- Армения тарихы сабаклары һәм васыятьләре (мәкаләләр җыентыгы) (әрм. Հայոց պատմության դասերն ու պատգամները (հոդվածների ժողովածու)). — Ереван, 2013[8].
- Геноцид һәм ватансыз калдыру: гаепне танудан компенсациягә кадәр (мәкаләләр һәм интервьюлар)(әрм. Ցեղասպանություն և հայրենազրկում. ճանաչումից հատուցում (հոդվածներ և հարցազրույցներ)). — Ереван, 2015[8].
- История Армении. — Ереван, 2016. — Т. IV, кн. 2. (редакция коллегиясе әгъзасы)[10].
- Очерки истории Армении. — Ереван: Институт истории НАН РА, 2018[11].
- Геноцид нәтиҗәсендә әрмән халкының югалтулары һәм компенсация механизмнарының методологик нигезләре (әрм. Ցեղասպանության հետևանքով հայ ժողովրդի կորուստները և հատուցման կառուցակարգերի մեթոդաբանական հիմքերը). — Ереван: Тир, 2019. (в соавторстве)[12].
- Тарихи-тикшеренү хезмәтләре (әрм. Պատմագիտական հետազոտություններ). — Ереван: Институт истории НАН РА, 2021. — 489 с[13].
Бүләкләре
- «Айастан» бөтенәрмән фонды премиясе (1994);
- «Айкашен Узунян» премиясе (2004);
- Ереван Дәүләт медицина университетының Алтын медале (2006);
- «Фритьоф Нансен» медале (2010);
- «Гарегин Нжде» медале (2011);
- Ереван Дәүләт университетының Алтын медале (2011);
- Әрмән дәүләт педагогия университеты медале (2011);
- «Педагогия университеты» истәлек медале (2011);
- «Андраник Озанян» медале (2013);
- «Аргишти I» медале (2014);
- Армения Премьер-министрының истәлек медале (2015);
- «Вачаган Барепашт» медале (2018).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Мелконян, Ашот Агасиевич // Национальная академия наук Республики Армения
- ↑ 1 2 3 Мелконян, Ашот Агасиевич. Энциклопедия фонда «Хайазг». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2021.
- ↑ Редакционный совет журнала «Гуманитарные и юридические исследования» 2021 елның 15 ноябрь көнендә архивланган. // Северо-Кавказский федеральный университет
- ↑ Секция исторических наук 2021 елның 15 ноябрь көнендә архивланган. // «Российский военно-психологический журнал»
- ↑ Мелконян, Ашот Агасиевич Архивная копия от 26 ноябрь 2019 на Wayback Machine // Российская государственная библиотека
- ↑ Ashot Melkonyan. Alphapedia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ История Армении (PDF). msu.am. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Электронный каталог: Мелконян, Ашот. Фундаментальная научная библиотека НАН РА. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Armenian History from Ancient Times till Nowadays. Zangak Publishing House. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025. Архивировано 11 июль 2025 года.
- ↑ История Армении, Том IV, Книга 2 (PDF). Институт истории НАН РА. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025. Архивировано 6 ноябрь 2024 года.
- ↑ «ՀԱՅՈՑ ՊԱՏՄՈՒԹՅՈՒՆ» ԲԱԶՄԱՀԱՏՈՐՅԱԿ (әрм.). Институт истории НАН РА. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025. Архивировано 31 июль 2022 года.
- ↑ Ցեղասպանության հետևանքով հայ ժողովրդի կորուստները և հատուցման կառուցակարգերի մեթոդաբանական հիմքերը (әрм.). Арменпресс (22 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025. Архивировано 16 июль 2025 года.
- ↑ Отчет о научной и научно-организационной деятельности Института истории НАН РА за 2021 г. (PDF). Институт истории НАН РА. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025. Архивировано 19 май 2025 года.