Аэропорт
Файл:World-airport-map-2008.png
Дөнья һава аланнары харитасы, 2008
Файл:EK tERMINAL 3 Trip 2009 242.jpg
Дубай халыкара һава аланындагы 3нче терминалның бер өлеше
Аэропорт яки һава лиманы, кайчакта һава аланы — очкычлар, боралаклар һәм бүтән һава суднолар очып килүе, очып китүенә хезмәт итүче корылмаларының комплексы. Һәр аэропортында бер яки берничә аэродром, аэровокзал бинасы (берничә кайчакта), йөк тарминалы һәм бүтән җирле корылмалар, җиһазлар бар.
Һава судноларын аэропорт аэродромында саклау, яки аларга кирәкле хезмәт күрсәтү сервисларны оештыру мөмкин. Һава аланында ким дигәндә очкычның кузгалып очып китүе һәм җиргә төшеп утыруы өчен кулланылган махсус бер юл, боралак кабул итү пункты, яки очып китү һәм утыру өчен су өслеге, һәм еш очышларны идарә итү манарасы, ангар һәм һава аланы терминалы биналары була.
Шулай ук карагыз
- Казан-КАПО һава аланы
- Казан-КВЗ һава аланы
- Казан-Коркачык һава аланы
- Казан-Вишнёвка һава аланы
- Бегишево Халыкара Аэропорты
- "Бөгелмә" аэропорты
- Болгар hава аланы
- Һава аланы