Бакча кәбестәсе
Кайберәүләр кәбестәне борын-борыннан килгән урыс яшелчәсе дип саный. Мөгаен, бу урысларның кәбестә бөккәннәре, щи пешерүе белән бәйледер. Ләкин бу искиткеч яшелчә Урта диңгез буйларыннан «күчеп килгән». Борынгы славян халыклары китапларында кәбестәне куллану, аның файдалы якларын күрсәтеп язылган рецептлар бүген дә актуаль. Кәбестә бик күп ашамлыкларны әзерләгәндә кулланыла. Ул С витаминына бик бай, бу витамин анда әфлисун белән лимондагы кадәр, ә бәрәңге белән чагыштырганда 50 тапкыр артык. Иң мөһиме — бу витамин кәбестәдә ел буе саклана.
Яңа чи кәбестәнең согында организмны бик яхшы чистарту сыйфаты бар һәм ул гәүдә авырлыгын киметүдә ярдәм итә. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен, кислоталыгы түбән булган гастритны (кислоталыгы югары булганын ярамый), бавыр, талак, юан эчәк, атеросклероз авыруларын дәвалаганда, кәбестә согы һәм кәбестә ризыклары куллану шактый тиз савыгуга китерә. Сок әзерләр өчен иттарткычтан чыгарылган кәбестәне сыгып, сөзеп куярга кирәк. 0,5-1 стакан җылы сокны көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 40 минут кала эчәргә ярый. Югары сулыш юллары ялкынсынганда һәм йөткергәндә, кәбестә согын әче торма согы белән кушып (1:2 нисбәтендә) һәм бал өстәп, көненә 4-6 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. Томау төшкәндә, яңа сыгылган сокны һәр борын тишегенә көненә 3-4 тапкыр 2-4 тамчы тамызалар.
Тозлы кәбестә согы менә дигән витамин С чыганагы булып тора. Нәрсә-нәрсә, ә тозлы кәбестә һәр өйдә диярлек бар. Аны шулай ук бавыр авырулары, хроник эч кибү һәм геморрой булганда файдаланалар. Бу очракта ярты стакан сокны ашарга 30 минут кала яки ашаганда эчәләр һәм сок күләмен әкренләп көненә 5-6 стаканга кадәр арттыралар. Баш авыртканда, яңа кәбестә яфракларын 10-15 минутка чигәләргә куеп торырга кирәк. Лимон согына, көнбагыш маена яки каймакка манылган кә бестә яфрагын авырткан буын өстенә, шешкән урыннарга куярга була. Алар артрит, подагра авырулары вакытында авыртуны сизелерлек киметәләр. Сөттә пешеп, көрпәгә манылган кәбестә яфраклары балаларда диатез һәм юеш экзема авырулары вакытында кайнар компресс сыйфатында кулланыла.
Йокыны яхшыртыр өчен, берничә кәбестә яфрагын салкын су белән юып. изелгәнче пешерәләр. Суытырга һәм көн саен 3-4 тапкыр яфракларын ашарга һәм кәбестә пешкән суны эчәргә. Кәбестәнең башка төрләрендә дә дәвалау сыйфаты бик югары. Аларны бү ген кибетләрдә сатып алу кыен түгел. Мәсәлән, кызыл күчәнле кәбестә. Анда ак кәбестәгә караганда С витамины бер ярым тапкыр күбрәк. Төсле кәбестә , организм тарафыннан бик яхшы үзләштерелә һәм ашказаны-эчәк авырулары вакытында балалар өчен диетик продукт сыйфатында файдаланыла.
Брокколида төсле кәбестәдәгегә караганда каротин 50 тапкыр күбрәк. Брокколи ашап, картлыкны куарсыз. Брюссель кәбестәсе — диабетиклар өчен идеаль продукт. Кольраби составында фосфор һәм кальций тозлары булганлыктан, ул балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен бик файдалы. Иң мөһиме—кәбестәне ничек кенә әзерләсәң дә, ул тәмен югалтмый, ашам лык буларак сыйфатын саклый. Аны санламыйча, түбәнсетеп карамагыз!
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 667.
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
- ↑ 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China [неопр.] // 生物多样性 — 1993. — Т. 30, вип. 5. — С. 22127. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022127
- ↑ 1 2 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ 1 2 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212