Балкан таулары
Файл:Balkan-range-satellite.jpg
Стара планина таулары Болгарияне икегә ярып үтәләр.
Балкан таулары (болг. Ста́ра планина́, Балка́н серб. Стара планина – Болгариядәге (көнбатыш яктан өлешчә Сербиядәге) эре тау системасы. Ул Болгарияне көнбатыш көнчыгышка кисеп үтә һәм илне Төньяк һәм Көньяк Болгариягә бүлә. Тауларның озынлыгы – якынча 555 чакрым, биеклеге 2376 метрга кадәр (Ботев тавы). Балканнар Тимер капкалар янында Дунай елгасы белән киселгән Көньяк Карпатларның табигый дәвамы булып торалар. Система Балкан ярымутравы һәм «Балканнар» топонимнарына нигез булган.
География
Карст мәгарәләре
Балкан тауларында карст үсешкә ирешкән, иң зур һәм атаклы мәгарәләр:
- Магура, дивар рәсемнәре белән.
- Сыева-Дупка
- Леденика һ.б.
Сылтамалар
- Стара Планина таулары(үле сылтама) [рус.]
- Стара Планина [ингл.]
- Балкан таулары рәсемнәре галереясы 2016 елның 13 март көнендә архивланган. [ингл.]
- Галерея 2008 елның 2 декабрь көнендә архивланган. [ингл.]