Барселона (Венесуэла)
Барселона (исп. Barcelona) — Венесуэланың Ансоатеги штатында урнашкан шәһәр.
Географиясе
Шәһәр Атлантик океанның Карьяко култыгы яр буенда, ил башкаласы Каракастан 320 км көнчыгыштарак урнашкан. Климаты эссе ярымкорылыклы.
Тарих
1638 елда Яңа Каталония правинсәсе үзәге буларак каталан чыгышлы испан илбасары Хуан Орпин тарафыннан Нвева-Барселона-дел-Серро-Санто (Nueva Barcelona del Cerro Santo) исеме белән нигезләнгән. 1671 елда хәзерге урынга күчерелә (искесеннән 2 км көньяктарак).
Халык
| 2011 |
|---|
| 448 016 |
Икътисад
нефть эшкәртү заводлары. Шәһәр тирәләрендә күмер табыла.
Мәдәният
Шәһәрдә колониаль дәвердән сакланып калган биналар күп; шулар арасында Каса-Фверте кирмәне хәрабәләре, Сан-Кристобаль җәмигы (1770-еллар), һ.б.