Баскин-Роббинс
Баскин-Роббинс (ингл. Baskin Robbins) — халыкара туңдырма салоннары чылбыры. Аның 30дан артык илдә франшизлары бар. 5800 урынның 2800е АКШта урнашкан. Ул 1945 елда Бёртон Баскин һәм Ирв Роббинсның ике аерым туңдырма предприятиесен берләштерү нигезендә оешкан. Кушылыр алдыннан, ике аерым туңдырма предприятиесе «Бёртонс» (Бертның туңдырма кибете) һәм «Сноубёрдс» (Кар бөртеге) дип аталган. «Кар бөртеге» туңдырмасында ул вакытта 21 тәм була.
Тышкы сылтамалар
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |