Басклар Иле
Байрак
| |
Башкала | Витория-Гастейс |
---|---|
Халык исәбе | 2 220 504 (2020) |
Вакыт зонасы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
География | |
АТБ | Испания |
Мәйдан | 7,234 км² |
ДДӨБ | 876 метр |
Координатлар | 43°N 2.75°W |
ES-PV | |
Хөкүмәт башлыгы | Уркулью, Иньиго |
Басклар Иле (баск. Euskadi, исп. País Vasco) — Испания автономияле төбәкләренең берсе.
Башкаласы — Витория-Гастейс шәһәре.
Тарих
Автономияле төбәк статусын 1979 елдан йөртә.
Халык
2015 | 2016 | 2017[1] | 2020[2] |
---|---|---|---|
2 164 311 | ↗2 189 534 | ↘2 167 707 | ↗2 220 504 |
Административ бүленеш
3 провинция (2019).
Баск халкы гимны
“Euzko Abendaren Ereserikia” (“Баск халкы гимны”) — Испания составында булган Басклар Иленең рәсми гимны. Аның музыкаль өлеше җирле парламент тарафыннан 1983 елның 14 апрелендә расланган. Һимнның көе борынгы заманнардан ук билгеле һәм баск халкы өчен гадәти мелодия дип санала.
Сабино Арана (Sabino Arana), баск милли хәрәкәтенә нигез салган кеше, 1930 елларда ук аның сүзләрен дә язган булган. Испаниядә барган гражданнар сугышы вакытында һәм соңрак та ул Баск Милләтчелек Фиркасе (баск. Euzko Alderdi Jeltzalea, исп. Partido Nacionalista Vasco — EAJ-PNV) гимны булып торган. Диктатор Франко хакимияттә булган чорда фирка һәм гомумән милли хәрәкәт үзе дә тыелган булган һәм режим тарафыннан эзәрлекләнгән. Шул сәбәпле Арана тексты, илдә демократик идарә урнашкач та, кабул ителми калган. Парламенттагы уң канат фиркаләре каршы төшкәннәр: янәсе, ул “экстремистик фирканеке” һәм өстәвенә артык дини рухлы да. Испаниянең гомуми гимнындагы кебек үк, “Баск халкы гимны”ның да рәсми тексты юк.
Ләкин рәсми булмаган чараларда басклар Сабино Арана сүзләрен гимнга бик теләп кушалар. Халык шулай ук Euzko Gudariak (“Баск солдатлары”), Euzko Gudarastea (Баск милли армиясе) яки Gernikako Arbola (“Герника агачы”) кебек милләтчел җырларны да онытмый.
Баск телендә |
Юлга-юл тәрҗемәсе |
Gora ta Gora Euzkadi,
aintza ta aintza bere goiko Jaun Onari. Areitz bat Bizkaian da Zar sendo Zindo bera ta bere lagia lakua. Areitz gainean dogu gurutza deuna beti geure goi buru. Abestu gora Euzkadi aintza ta aintza bere goiko Jaun Onari! |
Күтәрел син, Баскония,
мактау һәм дан бөек кодрәт иясе Аллага! Бискайяда, яр буенда, изге Синдо күле янында имән үсә — борынгы һәм нык ул. Бу имәндә нурлар сибеп изге хач балкый — безнең өметебез символы. Җырлыйк “Күтәрел, Баскония ”, мактау һәм дан бөек кодрәт иясе Аллага! |
Искәрмәләр
- ↑ Милли сан-алу институты — 1856.
- ↑ https://www.ine.es/jaxiT3/Datos.htm?t=2853#!tabs-tabla