Баффин Җире
Баффин Җире (ингл. Baffin Island, инук. ᕿᑭᖅᑖᓗᒃ, Qikiqtaaluk) — Канада Арктика архипелагының иң эре утравы, зурлыгы буенча дөньяда бишенче утрау. Канада территориясе. Иң эре торак пункт — Нунавут вилаяте башкаласы Икалуит (~5 300 кеше).
Төньяк ярлары биек (2591 метргача) һәм фьордлы; көнбатыш ярлары тәбәнәк. Утрауның шактый өлеше яссытаулык һәм аерым таулардан гыйбарәт. Көнбатыш өлешендә сазлыклар һәм күлләр күп. Климаты суык һәм дымлы, кар күп ява. Тауларда бозлыклар бар. Үсемлекләр — мүк, мүкчә, тундра куаклыклары. Хайваннары — лемминг, котып төлкесе, котып куяны.
Утрау аны 1616 елда тәдкыйк иткән инглиз диңгез сәяхтчесе Уильям Баффин исеме белән аталган.