Бондаренко урамы (Казан)
Бондаренко урамы (рус. улица Бондаренко) — Казанның Яңа Савин районында урнашкан урам. Казан халык депутатлары шурасы рәисе (1965-1985) Александр Бондаренко (1922-1997) исемен йөртә.
Географиясе
Чуйков урамы белән киселештән башланып, Волгоград, Четаев, Кара диңгез һәм Чистай урамнары белән кисешә һәм Солдат урамы белән киселештә тәмамалана.
Тарих
Хәзерге исемен 1998 елның 23 ноябреннән йөртә.