Борис Бузыкин
Борис Бузыкин (7 декабрь 1937 — 26 июль 2014 (76 яшь)) — химик, химия фәннәре докторы (1985), профессор (1991), ТРның һәм РФның атказанган фән эшлеклесе (1997, 2014). 1960-1968 елларда КХТИдә; 1968 елдан СССР ФА КФҮ Органик һәм физик химия институтында, 1997-? елларда һетероциклик кушылмалар тәҗрибәханәсе мөдире. Хезмәтләре азутлы органик кушылмалар химиясенә карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В